Дәүләт Думасы депутаты кышын эш көнен кыскартырга тәкъдим итте

Россия климаты продуктивлыкка ярдәм итми — шул һәм башка сәбәпләр аркасында Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов көзен һәм кышын эш көнен бер сәгатькә кыскартырга тәкъдим итте, дип җиткерә РИА Новости.

Парламентарий бу темага мөрәҗәгатьне Хезмәт министрлыгына юллаган, дип хәбәр итә RT. Милонов 15 ноябрьдән 28 февральгә кадәр рәсми эш көнен кыскартырга тәкъдим итүен аңлата. Эш сәгатьләренә ул эш урынына кадәр бару вакытын (бер сәгать) кертергә кирәк дип саный.

«Факт буенча безнең гражданнар закон белән гарантияләнгән сигез сәгатьлек эш көненә ия түгел, — дип аңлата депутат.- Хезмәт урынына килгән вакытны эш бирүче исәпкә алмый һәм хезмәт сәгатьләрендә исәпләнми».

Инициатива авторы шулай ук илнең күпчелек өлешендәге климат шартларына сылтама ясый. Аның бәяләвенчә, көзге-кышкы чорда эшчеләрнең ныклы эшчәнлегенә кыска көн, салкын, явым-төшем һәм башка һава шартлары тәэсир итә. Милонов фикеренчә, бу факторлар гражданнарның эмоциональ хәленә дә, сәламәтлеккә дә тискәре йогынты ясый, шуңа күрә аларга тулы көчкә эшләргә мөмкинлек бирми.

Парламентарий фикеренчә, инициативаны гамәлгә ашыру дисциплинаны арттырырга, хезмәткә мотивация бирергә ярдәм итәчәк. Моннан тыш, бу хакимияткә Россия сәясәтенең социаль юнәлешен күрсәтергә ярдәм итәчәк.


Фикер өстәү