Дәүләт Думасы ялга китү кагыйдәләрен үзгәртү турында закон проектын карый

Ялга китү кагыйдәләрен үзгәртү турындагы инициатива Дәүләт Думасына карауга тапшырылган. Бу хакта закон проекты авторларының берсе, депутат Гаджимет Сафаралиев хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

Гаммәви мәгълүмат чараларында 1 октябрьдән башлап ялга киткәндә гаризаны электрон рәвештә бирергә мөмкин булачак дигән хәбәр чыккан иде. Депутат шул хакта аңлатма биргән.

«Бездә журналистлар күп нәрсә яза. Хәзер интернет төпсез — теләсә нәрсә яза алалар. Бездә инициатива кертелә, ә аны кабул иттеләр, дип язалар инде. Бу закон проектын барлык килешүләрне исәпкә алып, Яңа елга гына кабул итәрләр дип уйлыйм», — диде сәясәтче.

Аның сүзләренчә, илдә цифрлаштыру бара һәм киләчәктә күп кенә мәсьәләләр башкача хәл ителәчәк. Депутат искәртеп узганча, хәзердән үк россиялеләргә командировкага бару өчен гариза бирергә кирәкми.

Июнь азагында Дәүләт Думасына хезмәт мөнәсәбәтләрен цифрлаштыру турында закон проекты керттеләр. Анда эш бирүче белән хезмәткәр арасында юридик яктан әһәмиятле хәбәрләрне электрон почта аша җибәрү мөмкинлеген күздә тоткан төзәтмәләр кертелгән. Шулай ук ялга китү һәм эштән азат ителү турындагы гаризалар турында да сүз бара.

Хәзерге вакытта закон проекты текстында үзгәрешләрнең 2019 елның 1 октябрендә үз көченә керүе искә алынган, әмма ул Түбән палатада беренче укулар да узмаган.

 


Фикер өстәү