70 яшькә җиткән өлкәннәргә 40 мең сум бирергә мөмкиннәр

Россия хакимиятендә 70 яшькә җиткән пенсионерлар өчен 40 мең сум акча бирү планлаштырыла. Бу хакта Россия Фәннәр академиясенең Дөнья икътисады һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты белгече Яков Миркин белдергән, дип яза “KazanFirst”.

Белгеч әйтүенчә, бу акча – өлкәннәрнең барчасына да түгел. Төп шарты – коронавирус инфекциясеннән тулысынча вакцинация узу.
Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенгә илдә өлкәннәрнең яртысы гына прививка ясаткан әле. Ягъни һәр ике пенсионерның берсе һаман прививкасыз йөри, дигән сүз. Миркин әйтүенчә, яңа түләү 70яшькә җиткән өлкәннәр арасында вакцинацияләнүчеләр санын арттырырга тиеш.
“70тән узганнарга акчалата ярдәмнең яңа юлларын ачарга кирәк, әмма прививка ясату шарты белән генә. Берни эшләп булмый, хәзер иң кирәк әйбер шул. Моның өчен акча бар, профицитлы бюджет төзедек бит”, – дигән белгеч. Аның әйтүенчә, яңа түләүне хәл итү өчен 120 миллиард сум акча кирәк булачак.


Фикер өстәү