Төркиядә кыш чыгучы Чулпан Гарипова: «Монда бөтен кеше ярдәм җыя»

Күпләр белә инде, журналист, бәйрәмнәр алып баручы Чулпан Гарипова быел тагын кыш чыгарга Төркиягә күченде. Якташыбыз нихәлләрдә икән дип, аның хәлен белештек.

–  Иртәнге бишенче яртыда уянып киттем. Кухняда ниндидер тавыш килә иде. Чыгып карасам, бар да тыныч. Телефонга үрелдем. Анда исә җир тетрәү турында яза башладылар. Башка шәһәрләрдә торучылар үзләренең урамга чыгулары турында яза иде.  Бәлки безгә дә чыгаргадыр дип, балконнан карадым. Урамда берәү дә юк. Бары тик бер мәченең генә ачыргаланып кычкырып йөргәнен күрдем, – дип сөйләде Чулпан.

Шөкер, алар яшәгән якта тыныч була. Мондагы халык бер-берсенә бик ярдәм итә икән. Анталиядә яшәүчеләргә дә татарлар, җыелышып, ярдәм күрсәткәннәр. Төркиядә халыкны кисәтү белдерүләре чыккан. Әлегә куркыныч саклана. Һәркемгә чемодан әзерләп куярга кушканнар. Чемоданга иң кирәк әйберләр, су, дарулар, җылы киемнәр, документларны, фонарь, батарейкалар, сыбызгылар, шырпылар тутырып куярга киңәш иткәннәр.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү