Татарстанда иминлек каешын эләктермәү аркасында 3 кеше авариядә һәлак булган

Юл-транспорт фаҗигасе М7 “Волга” автомобиль юлының 1105 нче чакрымында килеп чыккан. КамАЗ йөртүче, рөхсәт ителгәннән югарырак тизлектә килү сәбәпле, сулга борылу өчен туктап калган Chevrolet машинасына килеп бәрелгән.

Авариядә Chevrolet машинасының 3 пассажиры һәлак булган. Йөртүчесе, шулай ук 4 яшьлек нәни пассажир хастаханәгә озатылган. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: машина йөртүче һәм пассажирлары иминлек каешын эләктермәгән, ә бала махсус утыргычка утыртылмаган булган.


Фикер өстәү