Таиландта ял иткәндә хатыны инсульт кичергән ир-ат: “Авыру бернинди дә эз калдырмады”

“Әтиләр берлеге” Бөтенроссия оешмасы президиумы әгъзасы, элек Чаллыда яшәгән Юрий Соленов Таиландта ял иткәндә хатынының инсульт кичергәнлеген һәм, бәхеткә, авыруның үзеннән сизелерлек эз калдырмавын белдергән. Бу хакта “Челнинские известия” яза.

“МРТ тикшеренүе инсульттан соң теге яки куркыныч әйберләрне күрсәтмәде. Алар асылда юк. Снимокта баш миенең сул ягы бераз гына зарарланган кебек, әмма анда бернинди кан калдыгы да, кимчелекле кан тамырлары да юк! Ленаны тәүге тапкыр хастаханәгә салганнан соң ике ай вакыт узды. Аның шулай тиз савыгуы могҗизага тиң”, – дип язган Соленов социаль челтәрләрдә.

Аның искәртеп үтүенчә, инсультның нәтиҗәләре дәвалану сыйфатына һәм кан саву күләменә бәйле.

“Инсульт кичерүчеләрнең 40 процентка кадәре шундук вафат була, исән калучыларның 25 проценты бер ел эчендә кабат инсульттан үлә, 30 проценты инвалидка әйләнә. Инсульт кичергән кешенең күп дигәндә 10-15 еллык гомере кала. Әмма операция вакытында ясалганда, дөрес реабилитация узганда озаграк та яшәргә мөмкин”, – дип белдергән Юрий.

Таиландка сәфәре барышында Юрийның хатыны инсульт кичерә. Ирина Таиландның бер хастаханәсенә урнаштырыла. Медицина страховкасы “эшләмәгәнлектән”, Юрий хатынын дәвалау өчен үз кесәсеннән түли.

“Хастаханәдә бер төн куну якынча 250 мең сумга чыга. Тикшеренүләр моңа керми әле”, – ди Юрий Соленов.


Фикер өстәү