Арчалылар нишләп ята? Фәрит Мөхәммәтшин район советы утырышында катнашты

Арчалылар нишләп ята? Нинди уңышларга ирешкәннәр дә, нинди җитешсез яклары бар? Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район советы утырышында катнашты.

Үсә, үсә…

Районның 2023 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары белән Арча районы башлыгы Илшат Нуриев таныштырды. Аның чыгышының бер өлеше махсус хәрби операциягә багышланган иде. Ул хәзерге көндә Ватанны саклаучы райондашларын, аларга һәм гаиләләренә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләде.

– Райондашларыбыз фронтның алгы сызыгында үз-үзләрен аямыйча хәрби бурычларын үти. «Батырлык ордены» белән – сигез, «Батырлык өчен» медале белән биш егетебез бүләкләнде, – диде ул. – Арча халкы якташларыбызга, илебезнең яңа территорияләрендә яшәүчеләргә актив ярдәм итә. Гуманитар ярдәмнең гомуми күләме 172 тоннага җитте.

Авыл хуҗалыгы – район икътисадында төп тармакларның берсе (36,3 процентны тәшкин итә). Илшат Нуриев сүзләренчә, төп юнәлешләр – сөт, ит җитештерү, бөртекле һәм техник культуралар, бәрәңге үстерү.

– Әлеге тармак барлык юнәлешләр буенча да үсештә, – диде ул, санлы күрсәткечләр белән таныштырып. Авырткан урыннарны да игътибарсыз калдырмады: – Сөткә бәяләрнең шактый төшүе шәхси ярдәмче хуҗалыклар икътисадына йогынты ясамый калмады, гомуми мөгезле эре терлекләр саны – 25 процентка, сыерлар саны 266га кимеде. 2022 елда 1 литр сөтне 30 сумнан тапшырсалар, 2023 елда уртача еллык сату бәясе 23 сумнан артмады.

Бу җәһәттән залдагы җирлек башлыкларына, авыл хуҗалыгы идарәсенә халыкка дәүләт ярдәме, уңышлы эшләп килүче хуҗалыклар турындагы мәгълүматны даими җиткереп торырга кушты район башлыгы.

Барлык тармакларны, күрсәткечләрне санап бетереп булмаса да, Арчадагы сәнәгатькә тукталыйк. 2023 елда райондагы киптерү цехында ремонт булган, әзер продукциянең өлгертү һәм капларга тутыру склады төзелгән.

Хәзерге вакытта чистарту корылмаларында масштаблы төзү эшләре башланган. Сәнәгать продукциясе җитештерү буенча алдынгы булу гына түгел, яңа эш урыннары булдыру максатыннан да эшләнә бу эшләр.

Узган ел Арчага килгән кунаклар саны да ике тапкыр диярлек арткан. Әллә никадәр сәнгать әһелләренең туган ягы булган Арчаның узган ел «Татарстанның мәдәни башкаласы» дип танылуы да очраклы хәл түгел.

– Әлеге конкурс кысасында мәдәни байлыгыбызны күрсәтеп, җиңү яулау – үзе бер кабатланмас тәҗрибә, горурлык, зур җаваплылык. Күп еллар дәвамында җуелган кыйммәтләрне бер ел эчендә генә кайтарып бетереп булмас, ләкин эшебезнең нәтиҗәсе алга таба күренер, – диде Илшат Нуриев.

Арча – саннарда

  • Районда барлыгы 50166 кеше яши.
  • 2023 елда 518 бала дөньяга килгән, 602 кеше үлгән.
  • Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр – 16 эре авыл хуҗалыгы предприятиесе, 60 крестьян (фермер) хуҗалыгы, 10 авыл хуҗалыгы куллану кооперативы.
  • 2023 елда Арча басуларыннан 160 мең тонна ашлык җыеп алынган, сөт җитештерү 75 мең тоннаны тәшкил иткән.
  • Сәнәгать җитештерүе индексы буенча Арча – республикада 3 нче урында.
  • Уртача хезмәт хакы – 42178 сум.

«Җитмәгән җирләрегез бар икән әле!»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгышын әнә шулай, уенын-чынын бергә кушып башлады. Ләкин, җитешсезлекләргә күчкәнче, районның республика үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте, аның тырыш халкын мактады. Авылда яшәүчеләрнең санын арттыру өчен барын да эшләргә кирәклеген, авыл кешесенең бик кадерле булуын әйтте.

– Тамак туйдыру җәһәтеннән әйтмим. Әйе, безне азык-төлек белән башлыча авыл халкы тәэмин итә. Шул ук вакытта милли традицияләр, тел, гореф-гадәтләр дә нәкъ менә авылда саклана, – диде ул. – Элек тә шулай иде, хәзер дә. «Улым, Казанга барсаң, укырга керсәң, зинһар, кайта күрмә», – дип озаталар иде, шулай бит? Авылда яшәү җиңел түгелдер, ләкин заманалар үзгәрә. Хәзер авылда да шәһәрчә яшәп була. Торак та, юллар да яхшы. Авыл күзгә күренеп үзгәрә, мөмкинлекләр арта.

Шактый күрсәткечләр буенча Арчада үсеш сизелсә дә, Фәрит Мөхәммәтшин сүзләреннән аңлашылганча, үстерәсе өлкәләр бар әле. Әйтик, халыкнын кереме буенча Арча республикада 40 нчы урында гына. Парламент Рәисе сүзләре белән әйтсәк, хезмәт хакын күтәрмәсәң, халыкны авыл җирендә калдырып булмаячак.

Фәрит Мөхәммәтшин районда юл һәлакәтләренең күп булуына, аларда үлем-китем очраклары теркәлүенә дә басым ясады. Җаваплы кешеләргә бу мәсьәләгә аеруча игътибарлы булырга кушты.

Кыскасы, эшлисе эшләр, ирешәсе үрләр бар. Ә Арчаның моңа буе җитмәслек түгел.

 

Арчага сәфәре вакытында Фәрит Мөхәммәтшин узган елның 1 сентябрендә генә ачылган Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицейда да булды. 500 урынга исәпләнгән әлеге белем йорты «Мәгариф» илкүләм проекты кысасында төзелгән.


Фикер өстәү