Дмитрий Чернышенко: «Казанның «Киләчәк уеннары»на әзерлеге югары дәрәҗәдә

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко әйтүенчә, Казанның «Киләчәк уеннары»на әзерлеге югары дәрәҗәдә. Бу хакта ул «Матч ТВ» эфирында җиткерде.

«Без бүген көне буе Татарстан Рәисе белән эшләдек. Барлык объектларда булып, аларның әзерлеген тикшердек. Әзерлек югары дәрәҗәдә һәм план буенча бара», – диде Дмитрий Чернышенко.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикадагы тәҗрибә һәм инфраструктура шартлары, «Киләчәк уеннары»н югары дәрәҗәдә уздырырга мөмкинлек бирә. «Безнең халыкара һәм илкүләм чараларны оештыру буенча тәҗрибәбез зур. Мондый чаралар өчен шартлар югары дәрәҗәдә», – диде ул.

«Киләчәк Уеннары» 21 февральдән 3 мартка кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү