«Хәзер ремонт ясыйбыз»: авыл ипотекасын алганнар ничек яшәп яталар?

Татарстан Россия төбәкләре арасында авыл ипотекасын алу буенча беренче урынга чыккан. Узган ел әлеге максатларга 4 млрд сум акча бирелгән һәм авылда, район үзәгендә яшәүче меңнән артык гаилә яшәү шартларын яхшырта алган, дип хәбәр итә Росреестрның Татарстан буенча бүлеге.    

Бәхетлеләр арасында Лаеш районының Сокуры авылында яшәүче Аида һәм Рөстәм Нагумановлар гаиләсе дә бар. Алар өч бала тәрбияләп үстерә. Моңа кадәр шушы авылда  ук ике бүлмәле фатирда яшәгәннәр. Программада катнашып, фатирларын ике катлы зур йортка алыштырганнар.

– Без әзер йорт сатып алдык, хәзерге вакытта анда ремонт ясыйбыз. Документларны тапшырып, нибары ике-өч ай узганнан соң ук, зур йортлы булдык. Без бик канәгать. Яшь гаиләләр өчен менә дигән мөмкинлек дип саныйбыз без аны. Өч бала белән ике бүлмәле фатирыбыз кысан була башлаган иде. Ә монда бик иркен, бик матур, сөенеп туя алмыйбыз, – диде Аида Нагуманова.

Гомумән алганда, программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле, татарстанлылар 11,1 млрд сум кредит алганнар һәм 4200 гаилә яшәү шартларын яхшырткан.

– Моңа кадәр Татарстан халкы 3 млн сумга кадәр генә кредит ала ала иде, 2023 елдан аның күләмен 6 млн сумга кадәр җиткерделәр. Әгәр ир белән хатын икесе дә үз-үзләрен кайгырта алырлык хәлдә, кредит алырга мөмкинлек бирә торган хезмәт хакы алып эшлиләр икән, аерым-аерым да рәсмиләштерә алалар. Шулай итеп, бер гаиләгә 12 млн сумга кадәр кредит бирелә дигән сүз, – дип аңлатты республиканың беренче урынга чыгуын Дәүләт Советы депутаты, Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова.

Моннан тыш, программада катнашу шартлары да елдан-ел үзгәртелеп, яңартылып тора. Әйтик, программа гамәлгә ашырыла башлаган 2020 елда фатирны аз һәм күпфатирлы йортлардан да, төзелә торганнардан да алырга мөмкин иде. Бераздан азкатлы йортлардан гына фатир алырга рөхсәт ителде. Аннан соң бары тик йортлар гына алу мөмкинлеген калдырдылар. Узган елдан исә биш каттан артмаган йортлардан фатир алу мөмкинлеген кайбер районнарга гына бирделәр. Әйтик, мондый фатирлар Арча, Буа һәм Мөслимдә сатылган.

Авыл ипотекасы алырга теләүчеләр өчен тагын бер кызыклы момент: хәзер йортны алганнан соң, яки йорт төзелеп беткәннән соң алты ай узгач, әлеге адрес буенча теркәлү мәҗбүри. Һәм моны һәр өч ай саен раслап барырга кирәк.  Расланмаган очракта, процент ставкасы коммерциялегә күчә. Димәк, авыл ипотекасын алу шартлары катлаулана, ләкин бу программаны гамәлгә ашыручылар сүзләренчә, бу файдага гына.

Рәсми мәгълүматларга караганда, елдагыча, авыл ипотекасы буенча фатир алучылар, йорт төзүчеләр Казанга якын булган районнарда – Лаеш, Питрәч һәм Биектауда күбрәк. Ә менә Азнакай, Баулы, Спас, Кама Тамагы, Кайбыч, Минзәлә, Нурлат, Яңа Чишмә районнарында бер генә кеше дә әлеге программада катнашмаган.

– Бу районнар программада катнашмаган, яки аларга кредит бирелмәгән дигән сүз түгел, аларда йортлар төзелмәскә дә мөмкин. Программа башлыча төзелеп беткән йортлар алуга юнәлдерелгән. Шуңа бәйле рәвештә, мәшәкатьлерәк, – дип аңлатты әлеге районнарда бер генә катнашучы да булмауны Ләлә Кудерметова. –  Гомумән алганда, программада катнашырга теләп мөрәҗәгать итүчеләр саны кредит алучыларга караганда бермә-бер артыграк. Мин Казанга якын булган районнардан гына фатир алалар, дип әйтмәс идем. Үзәктән читтәрәк урнашкан район үзәкләрендә дә программа яхшы эшли. Әйтик, Алабуга районында – 28, Әлмәттә – 17, Актаныш районында 7 гаилә авыл ипотекасы буенча яшәү шартларын яхшырткан.

Программада катнашучыларның күпчелеге (90 проценты) әзер йортларны сатып алырга тели икән. Калганнары фатир алырга яки йортны үзләре салып керергә теләк белдерә, ди.

 


Фикер өстәү