Дмитрий Чернышенко Казанның Киләчәк уеннарын уздыруга әзерлеген югары бәяләде

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә булдылар һәм Киләчәк уеннарның төп ярышлар мәйданчыкларын карадылар.

«Казан Экспо» мәйданчыгында фиджитал-футбол, фиджитал-баскетбол, фиджитал-скейтбординг, бию симуляторы, VR ритм-симуляторы буенча ярышлар узачак. Шулай ук күргәзмә үзәге Dota 2 һәм MLBB дисциплиналарының төп ярышларын һәм суперфиналларын кабул итәчәк. Моннан тыш, «Казан Экспо»да Уеннарны ачу һәм ябу тантаналары узачак.

Аннары РФ вице-премьеры һәм Татарстан Рәисе «Киләчәк уеннары шәһәре» концепциясе белән танышты. Бу югары технологияле интерактив күргәзмә һәм фиджитал турниры кунаклары һәм катнашучылары өчен белем бирү-күңел ачу үзәге форматындагы заманча киңлек. Сәнгать объектлары Киләчәк уеннары фәлсәфәсен ачачак, шулай ук килүчеләргә төрле дисциплиналарда үз көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирәчәк.

ММЧ вәкилләре белән аралашу барышында Дмитрий Чернышенко Казанның Киләчәк уеннарын уздыруга әзерлеген югары бәяләде. «Планнар буенча әзерлекнең югары дәрәҗәдә булуын раслыйм. Төп операцион үзәктә без мөмкин булган инцидентларны эшкәртү буенча команда күнегүләрендә катнаштык, көчләр һәм чаралар бүлү буенча барлык кирәкле төзәтмәләрне ясадык. Командалар, халыкара катнашучылар килү буенча нотыклар тыңладык. 15 нче февральдән кунакларны урнаштыру башлана. Барысы да 21 нче көнне фиджитал-спортның яңа чоры башлануга әзер» ,- диде РФ вице-премьеры.

Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелегенә Казанга шундый зур һәм әһәмиятле ярышлар уздыруны ышанып тапшырганнары өчен рәхмәт белдерде. «Бездә бөтенроссия һәм халыкара чараларны оештыру буенча бай тәҗрибә тупланган. Җитди инфраструктура бар. Киләчәкнең беренче уеннарын үткәрү — зур җаваплылык. Без 100дән артык илдән 2 мең катнашучыны көтәбез. Ярышлар мәйданчыклары, кунакчыллык объектлары, аэропорт — барлык объектлар буенча җаваплы объектлар билгеләнде. 19 февральгә без тулысынча әзер булачакбыз. Киләчәкнең беренче уеннарын лаеклы уздырачагыбызга шик юк», — дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте


Фикер өстәү