Юбилеең белән, Марат!

«Ватаным Татарстан»ны кулга алдыгызмы? Хәзер инде, укый башлаганчы, һәр битен  әйләндереп карап чыгасыздыр? Язмалар ничек куелган? Фотоларның сыйфаты ничек? Сызыклар, бизәкләр, рубрикалар, баш исемнәр… Кыскасы, һәрберсе күңелегезгә хуш килеп тора, әйеме? Бу – дизайнерлар эше.

Бүген бездә бәйрәм. Шушы һөнәр ияләренең берсе Марат Хәбибуллинга – 50 яшь. Компьютерлар бүлмәсенә керү белән, һәр кеше сөйләшүне котлаудан, матур-матур теләкләр теләүдән башлый. Мин исә, эше бик тыгыз булса да, Марат белән сөйләшеп алу бәхетенә дә ирештем.

Үзем дә сизми калдым

Марат үзенең сабырлыгы, тыйнаклыгы белән җәлеп итә. Әмма, әйтергә кирәк, эшне җиренә җиткереп эшләмәсәң (текст хаталы булса, фото вакытында тәгаенләнмәсә), «эләктереп» алырга да күп сорамый. Тәртип ярата ул. Үзе дә шундый, башкалардан да шуны таләп итә. Юкка гына түгел бит инде. Ахыр чиктә «Ватаным» әйбәт чыксын өчен тырыша. Марат өчен бу газета да, коллектив та бик кадерле. «Барысы да туганнар кебек», – ди ул хезмәттәшләре турында.  Шулай килеп чыккан, бәлки бу очраклы төстәдер, бәлки алай түгелдер, ул шушы көнгә кадәр хезмәт юлын  «Ватаным Татарстан»да үткән. Мәктәпне тәмамлагач та, Казан энергетика институтында  укыган. Пермь краендагы Чайковский шәһәрендә армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, үзе дә көтмәгәндә, редакциягә эшкә килгән. «Ничек шулай килеп чыкты?» – дигән сорауга Марат болай җавап бирде:

– Үзем дә аңламый калдым. Беркөнне шулай Марат Гыйләҗев (бу Марат бездә компьютерлар цехы җитәкчесе. – Ред.) килеп очрады. Эшкә урнашырга өлгермәгән идем әле. «Әйдә, безгә кил», – диде. Элек компьютерлар  бик сирәк иде бит.  Кызыксынып кына барган идем.

Тора-бара газетаны дизайнлауның чын иҗат эше икәнлегенә төшендем. Көн артыннан көн үтә торгач, шул дөньяга кереп китүемне сизми дә калдым.

Иҗатчылар гаиләсе

Иҗат эше дигәннән, Маратның болай сөйләнүенә бер дә гаҗәпләнәсе юк.  Ул иҗатчылар, зыялылар гаиләсендә чын татар егете булып үскән. Әтисе  Сәгыйть Хәбибуллин – профессор. 83 яшендә бүген дә Казан консерваториясендә студентларга белем бирә.  Әнисе  Мөнирә Хәбибуллина – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать хезмәткәре. Радио комитетында концертмейстер булып эшләгән. Пианинода уйнаган, җырлар да язган, үзешчән композитор. Хәзер лаеклы ялда. Энекәше Ринат та әти-әнисе эзеннән киткән. Музыка мәктәбендә укыганнан соң музыка училищесында, консерваториядә белем алган. Үзе укыган училищеда белем биргән.  Хәзер Төркиядә яши. Марат та кимен куймаган. Музыка мәктәбен тәмамлаган, фортепианода уйнарга өйрәнгән, хорда җырлаган.

– Ул вакытта ничектер җиңелрәк иде. Куркыныч түгел иде бит. Трамвайга утыра идем дә, гел үзем йөри идем. Энекәшем дә шулай булды. Әти-әнигә йөк булмадык. Алар иркенләп үз эшләре белән шөгыльләнделәр, – ди Марат, ул вакытларны искә төшереп.

Шахмат мәктәбенә дә йөрергә өлгергән әле ул. Беренче разрядлы спортчы булган.

Хәбибуллиннар гаиләсендәге иҗат кешеләре исемлеге моның белән генә тәмамланмый. Аның әнисе ягыннан бабасы – үлемсез шигырьләр авторы  Мөнир Мазунов. Заманында Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев, Рөстәм Яхин, Әнвәр Бакиров кебек күренекле композиторлар белән иҗат иткән талантлы шагыйрьнең җырлары хәзер дә яңгырый.

Мөнир Мазунов Пенза өлкәсенең Карлыган авылында туып-үскән. Беркавым ничектер андагы туганнар белән элемтә өзелеп киткән. Бабасы бакыйлыкка күчкәндә Маратка 12 яшь кенә булган әле.

Моннан җиде ел элек ул социаль челтәрләр аша өч туган апасы белән табышкан.  «Хәзер инде элемтәләр нык. Югалырлык түгел», – ди Марат. Бу яңалыкларны  буыннан-буынга күчереп калдыруны да хуп күрә: улы Кәрим белән барысын да уртаклаша.

Казанда туып-үссә дә, Марат татар телендә искиткеч яхшы сөйләшә. Бөтен нечкәлекләрен белә. Хәер, «Ватаным»да башкача мөмкин дә түгел. Кайчакларда безнең дә хаталарны төзәтеп, бик кыйммәтле киңәшләрен әйтеп җибәрә әле ул.  Туган телне белүен әби-бабай тәрбиясе дип саный.

— Мин өч яшькә кадәр әтием ягыннан Фатыйма әбием белән үстем. Русча бөтенләй белмәгәнмен. Аннан инде җәйләрне Мөнир бабай бакчасында, аның янәшәсендә үткәрдем. Сөйләшүләр дә, тәрбия дә татарча иде. Бер дә онытылырлык булмады, – дип шаян гына җавап бирә Марат бу җәһәттән.

Хезмәттәшебез белән газетаның бүгенге хәле турында да иркенләп сөйләшергә иде исәп. Әмма ул, эшлисе бар дип,  сүзне кыска тотты:

— Ватаным Татарстан» профессиональ дәрәҗәдә чыга торган газета дип уйлыйм. «Әгәр (кемдер) берәр нәрсә үз эшен эшли икән, аңа кирәкмәгәнгә тиюдән мәгънә юк» дигән гыйбарә бар. Мин шуңа таянам. Ниндидер зур үзгәрешләр кертергә вакыт җитә икән, ул үзеннән-үзе билгеле була. Әлбәттә инде, торгынлыкка төшмәскә, көн дә һәр яктан уйлап, дөрес итеп, заманадан калышмыйча эшләргә кирәк.

 

Юбилеең белән котлыйбыз, Марат. Исән-сау булып, һәр көнгә шатланып яшәргә язсын. Иҗади уңышлар телибез сиңа. Бу газета өчен дә, коллектив өчен дә, укучыларыбыз өчен дә бик кирәк.


Фикер өстәү