«Оныкларым күрсеннәр, белеп үссеннәр дим»

Әтнә районың Ары авылында яшәүче Кадыймовларның сарай түбәсенә әтәч менеп кунакланган да төшми. Чын түгел, уенчык ул. Шушы кечкенә генә бизәк тә үзе бер ямь биреп тора. Хәзер бит авылларда да әтәч тавышлары ишетелми. Шуңа күрә түбә башындагы калай әтәчкә карап торырга туры килмәгәе.

– Мин матурлыкны яратам, оныкларым күрсеннәр, белеп үссеннәр дим. Хатыным Райлә дә гүзәлеккә гашыйк. Берәр матур нәрсә күрсәм, исемнән чыкмый. Ничек ясарга икән дип, уйлап йөри башлыйм. Монысын минеке түгел, әзер иде. Бу әтәчне куйганга ун еллап үтте инде. Әлеге образның гаиләгә кагылышы юк, –ди рәссам Фидәил Кадыймов.


Фикер өстәү