Рөстәм Миңнеханов: «Казан ике атна дәвамында дөнья күләмендә игътибар үзәгендә иде»

Хәзерге минутларда «Киләчәк уеннары» халыкара турнирының ябылу тантанасы бара. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашучыларны, волонтерларны, оештыручыларны сәламләп чыгыш ясады. 

Рәис әйтүенчә, бу турнир ярдәмендә Казан ике атна дәвамында дөнья җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә иде.

– Ябылу тантанасы — тантаналы вакыйга, әмма бераз моңсу да. Ике атна дәвамында безнең башкала бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә булды. Дөньяда «Киләчәк уеннары»ның нәрсә икәнен белделә, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ил Президенты Владимир Путинга әлеге чараны Казанда уздырырга ышанып тапшырганы, ачылышка килгәне өчен рәхмәт белдерде.

– Спортчыларга, судьяларга, оештыручыларга зур рәхмәт. Барлык кунакларны да шундый кунакчыллык белән кабул иткән барлык татарстанлыларга да зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм, – диде Татарстан Рәисе.


Фикер өстәү