«Исе килә»: татарстанлылар язны сизәме?

Яз исе борыныгызга керәме? Кара каргаларны күрдегезме әле? Канаулар казый башладыгызмы инде? Базга кар саласызмы? Үсентеләр утырттыгызмы? Ни эшләр бетерәсез?

 

Марат Әхмәтвәлиев, Саба районы коткаручысы:

– Шуңа игътибар иттем: кара каргалар килгән инде. Быел кар күп. Түбәдәге карларны төшердек. Канаулар казыйбыз. Көннәр кинәт җылытып, су басмаса ярый инде. Әнә шунысы куркыта. Базга кар салулар юк хәзер. Ник дигәндә, бәрәңгене элекке кебек күп утыртмыйбыз. Берничә капчык бәрәңге өчен генә базга кар салмыйбыз.

Кама елгасы буенда кизү торырга барырга әзерләнәбез. Көзен боз катканда, язын ташу вакытында отрядны Алексеевск бистәсенә кизү торырга җибәрәләр. Балыкчыларга күз-колак булабыз.

Иминлек кагыйдәләре турында белешмәләр таратабыз.

Әле менә сыйныфташлар белән урманда карчанада йөрибез. Бер очрашу – үзе бер гомер. Табигатьтә табын да кордык, тәмләп чәй эчтек.

Халидә Габидуллина, Арча районындагы Гоберчәк авылындагы Мөхәммәт Мәһдиев музее директоры: 

 – Яз исе килә. Көннең озынлыгында да чагыла бу. Әле ишек алдына чыгып кергән идем, алмагач ботагына кунып, бер кош сайрый. Күңел күтәрелеп китте. Сыерчык дип уйлаган идем, ул түгел икән. Яз җитүен кошлар да бик сиздерә.

Бакча эшләренә әзерләнәбез. Борычлар тишелеп чыкты. Бүген помидорларны күчереп утыртам. Гөлләр яшәртер чак.

Хәзер авылда өлкән яшьтәге әбиләр дә каз утырту, бәбкә чыгару белән шөгыльләнми. Элеккеге кебек карават астында чыбыктан үргән кәрҗингә утыртылган казны беркемдә дә күренми. Ниндиен кирәк, шундыен өйгә кадәр китереп бирәләр. Каз, чебиләр сатып алам.

Бакча артындагы пай җирендә элек кабан дуңгызлары, төлкеләр күренә иде. Быел куяннар күп килгән. Иртән чыксам, электр чыбыгында ябалак утыра.

Музейда үзгәрешләр юк. Өченче китабым чыкты. Анда бик күп истәлекләр җыелды. Хәрби операциядә катнашучылар турында “Солдат альбомы” республика бәйгесе узды. Килендәшебезнең улы хезмәт итә. Шул хакта мәкалә язып җибәрдем. Бүләкләнүчеләр арасында мин дә бар. Яудагы егетләр турында мәгълүмат социаль челтәргә куелган, укырга киңәш итәм. Без дә, яшь буын да аларның һәркайсын белергә тиеш.

Нурфия Хөснетдинова, Зәй районының Аксар авылы: 

– Лаеклы ялда булсам да, эш кешесе кебек мин. Атнага ике мәртәбә авылыбыз мәчетенә Корьән уку дәресләренә йөрим. Әле авыл клубында Мөнирә Сафинаның “Ике болыт” әсәрен сәхнәләштердек.

25 төрле гөл үстерәм. Алар уянып килә. Туфракларын алыштырдым. Кыш буе якалар, оешбаш, башмаклар бәйләдем.

Гунча Нурҗанова, Казан шәһәре:

– Бездә бүген – күңелле вакыйга. Ирем Ялкапның туганы өйләнә. Чын төрекмәнчә итеп үткәрәчәкбез. Барлык туганнар, дуслар җыелачак. милли ризыклардан шурпа, пылау, шашлык әзерлибез.

Кәримгә – 28 яшь. Калымны, туй чыгымнарын үзе күтәрә. Кәләш Мәрҗән исемле. Аның башында 12 килолы көмеш таҗ булачак. Барлык бизәнү әйберләре дә, күлмәгендәге бизәкләр дә көмештән булырга тиеш. Бу аңа күз тимәсен өчен кирәк. Кызның бите ябык, гадәт буенча беренче булып кайнанасы ачачак.

Төрекмән кызлары чәчләрен алга толымлап үрсә, кияүгә чыккач, аны артка куеп йөри башлый. Моның үз йоласы да бар. Туйдан соң кәләшнең дус кызлары җыела. Өйдәге хатыннар кызның чәч бөртеген алырга үрелә, ә дуслары бирдерми. Аннан аерыласылары килми чөнки. Кем тартып ала – шуңа бүләк бирелә. Менә шуннан соң ул толымын артка куеп йөртә башлый.

Айгөл Әхмәдуллина, КФУдагы Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 4 нче курс студенты:

– Татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы булырга укыйм. Әле Казандагы 121 нче лицейда практика үттем. Мәктәпкә килеп кергәч тә, куркып, бераз аптырап калган идем. Шук балаларны күргәч, тыңлата алырмынмы, дәресне ничек үткәрермен, дип борчылдым. Әлеге өлкәдә үземне беренче тапкыр сынап карыйм.

Ләкин алар белән уртак телне тиз таптым. Дөрес, артык юаш та булып булмый. Гадел усал булырга тырышам. Укыту гына түгел, тәрбия бирүне дә исемнән чыгармыйм.

Атна саен әти–әнием янына Арча районының Пөшәңгәр авылына кайтып йөрим. Авылда рәхәт. Түбәдән тамчылар тама башлады инде. Көндез вак–төяк эшләрдә булышам. Әле менә түбәдән кар төшерәбез. Базга кар салдык.

Авылда урам концертлары бара. Кич клубта шуңа әзерләнәбез.


Фикер өстәү