Россия вице-премьеры: «Кунакчыл Казан һәм Татарстанга зур рәхмәт!»

Россиянең вице-премьеры Дмитрий Чернышенко, «Киләчәк уеннары» халыкара турнирының ябылу тантанасында ярышларны кабул иткән республикага һәм аның башкаласына рәхмәтен белдерде.

— Дуслар! Без моны булдырдык! Кешелек тарихындагы тәүге «Киләчәк уеннары» үтте! Россия бу турнирны уйлап тапты һәм оештырды. Ул бик мавыктыргыч, заманча, илһамландыра торган килеп чыкты! 100 дән артык илнең тамашачылары әлеге чараны күзәтте, — диде ул үз чыгышында.

Россия вице-премьеры билгеләп үткәнчә, Уеннар инде брендка әйләнде һәм бу – чын уңыш.

— Россия кабат үзенең спортта да алдынгы булуын күрсәтте. Спортчыларга гадел көрәш өчен рәхмәт! Сез – фиджитал-спортның чын пионерлары! — диде ул. — Тамашачыларга җылы мохит өчен рәхмәт! Кунакчыллык өчен исә Казанга һәм Татарстанга рәхмәт! Без искиткеч хезмәт күрсәтүне оештырган, иминлекне кайгырткан һәм уңайлы булсын дип тырышкан һәр кешегә рәхмәтле. Сез барысын да югары дәрәҗәдә оештырып буласын исбат иттегез.

Чернышенко киләсе «Киләчәк уеннарын» кабул итеп алачак илләргә уңышлар теләде. «Алга, киләчәккә!» — диде вице-премьер.

«Киләчәк уеннары» ярышлары Казанда һәм Сочида 21 февральдән 3 мартка кадәр узды. 107 илдән 2 меңнән артык спортчы катнашты.


Фикер өстәү