Татарстан башкаласында узган «Киләчәк уеннары» халыкара турнирының җиңүчеләре билгеле. Спортчылар спортның классик төрен һәм замана технологияләрен берләштергән юнәлешләрдә көч сынашты. Гомуми приз фонды – 10 млн доллар күләмендә акча һәм Уеннарның Трофее иде.
Ярышлар 19 февральдән 3 мартка кадәр дәвам итте. Спортчылар барлыгы 21 дисциплинада осталык сынады. Казанга 2 меңнән артык катнашучы (294 команда) килде.
Тәүге Уеннарда Россия, Кытай, Һиндстан, Казахстан, Белоруссия, Испания, Көньяк Корея, Филиппин, Уругвай, Эквадор, Аргентина һәм Колумбиядән 236 спортчы җиңүче һәм призер булып танылды.