Тансык ял: туган ил буйлапмы, чит илдәме – сәяхәтнең кайсы отышлы?

Тиздән – май бәйрәмнәре, аннан инде җәйге ялга да күп калмый. Быел кайларда ял итү отышлы? Сәяхәт итү кесәне тишмиме? Төркия кояшы туйдырса, тагын кая барырга? Бай тарихлы, киң офыклы Россиянең кайсы почмакларын күрергә? Ә Татарстан нәрсә белән шаккатыра? «ВТ» хәбәрчесе шуларга җавап эзләде, сәяхәткә җыенучылар өчен киңәшләр туплады.

Сайлап меңнәр арасыннан…

ТНВ журналисты Рүзәл Шәрипов май ялларын ничек уздырасын күптән хәл итеп куйган инде.

– Мин актив ял итү яклы. Шуңа да сәяхәт итүнең дә шундый төрләрен сайлыйм. Озын ялларны Мари Элда Кундыш елгасында йөзүдән (сплав) башлап җибәрәчәкмен. Ике көнлек сәфәр якынча 9 мең сумга төште. Моңа ашау-эчү дә кергән. Ә 9 майдан соң килә торган ялларны исә авылда – бакчада эшләп үткәрергә исәп, – дип сөйләде ул. – Безнең илдә матур урыннар бик күп. Елдан-ел артып торулары да сөендерә. Татарстанда да сайланырга була. Бу тармакка бик күп акча җәлеп ителгәне күренә.

Казанда яшәүче Зөһрә Кәримова исә алда көтелгән озын ялларда Дагыстанга җыена. Беренче генә баруы түгел инде. Гомумән, айга бер тапкыр ук булмаса да, Россия буенча да, чит илләргә дә еш сәфәр чыга ул. Грузия, Әрмәнстан, Венгрия, Вьетнам, Мисыр, Дубай, Австрия – соңгы елларда шушы илләрне күрергә насыйп булган.

– Сәяхәт итәргә бик яратам. Тәүге сәяхәтем, машинага утырып, Кырымга бару булды. Сәяхәт фикер киңлеген арттыра, дөньяны башка яктан ача һәм, ничек кенә сәер яңгырамасын, тагын да күбрәк эшләргә этәргеч булып тора. Чөнки бушка сәяхәт итеп булмый, – ди Зөһрә. – Төркия белән Дагыстанны үз итәм. Андагы мохит, мәдәният ошый. Күптән түгел Стамбулда булып кайттым. Анда дингә кагылышлы энергия, рух аеруча көчле сизелә. Намазлар да башка төрле укыла. Дагыстан исә таулары белән гел чакырып тора. Май аенда анда һава торышы да бик рәхәт.

Тәҗрибәле сәяхәтче киңәшләре белән дә уртаклашты.

– Билетларны, билгеле инде, иртәрәк алып куярга кирәк. Иң кимендә бер ай алдан. Арзанрак чыгачак. Авиакомпанияләр төрле акцияләр оештырып тора. Аларны да күзәтеп барырга кирәк. Әйтик, 10, 20шәр процентлы ташламалар тәкъдим итәргә мөмкиннәр, – ди Зөһрә. – Билетларны сишәмбе киченнән алу отышлы, диләр. Тагын шунысы да бар: даими рәвештә билет сатып алу сайтларында утырырга кирәк түгел. Шул рәвешле сез сорау (спрос) арттырасыз. Бу исә – билет бәясе артуга бер сәбәп. Багажсыз гына сәяхәт итү күпкә очсызрак. Мин, гадәттә, шулай эшлим дә.

Ял хакы

Россия туроператорлары ассоциациясе аналитиклары ачыклаганча, ил халкының 75 проценты май бәйрәмнәрендә туган ил буенча, 25 проценты чит илләрдә сәяхәт итмәкче. Лидерлар рәтендә Краснодар крае курортлары тора. Чит ил дигәндә, Төркияне үз итә икән безнекеләр. Ил эчендә сәяхәт итүнең популяр маршрутлары исемлегендә, әлбәттә, Санкт-Петербург, Кавказ Минераль сулары, Калининград өлкәсе һәм Дагыстан да бар. Исемлекне Мәскәү, Казан, Карелия һәм елга круизлары дәвам итә.

Сүз уңаеннан, Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Татарстанга килүче туристлар бер көнгә уртача ничә сум акча сарыф итүләрен дә әйткән иде. Аз да түгел, күп тә түгел – 7 мең сум бу. Сергей Иванов сүзе белән әйтсәк, республикада һәм аның башкаласында теләсә нинди акча янчыгын канәгатьләндерерлек ял бар.

Хәер, ял дигәндә, быел бу максатка акчаны жәлләмәскә тырыша бугай ил халкы. Белгечләр оештырган соңгы сораштыру нәтиҗәләре дә шуны раслый бит әнә.

200 меңнән артык сум – 69%

150–200 мең сум – 10%

100–150 мең сум – 8%

50–100 мең сум – 8%

10–50 мең сум – 4%

(BestDoctor сораштыруы нәтиҗәләре)

 

Җыен сәяхәткә!

Ялның да, сәяхәтчеләрнең дә төрлесе бар. Кемдер кояшта кызынып ятарга яратса, кайсыларына бер көн эчендә берничә экскурсиядә булу бик мөһим. Күңел һәм кесә хакын канәгатьләндерерлек кызыклы маршрутларга күз салыйк (махсус рәвештә танылган туристик маршрутларны карамадык (Мәскәү, Санкт-Петербург, Зөя, Болгар һ.б.).

 

ТАТАРСТАН

 

  • Кама Тамагы

Нәрсә карарга? Лобач тавы, штольнялар, Юрьев мәгарәсе, виноград бакчалары туристларны әледән-әле кызыктырып тора. Виноградтан, җирле рецепт белән пешерелгән ухадан авыз итү дә онытылмаслык хатирә булып хәтердә калачак. Моңа өстәп биредә искиткеч табигать.

 

  • «Бөек Идел юлы»

Нәрсә карарга? Иделнең уң яры буенча җәяүлеләр сукмагы бу. Ул үз эченә 350 чакрым юлны ала.

 

  • Алабуга

Нәрсә карарга? Үз заманының миллионерлары (Ушковлар, Гирбасовлар) яшәгән, Шишкин пейзажлар ясаган, Цветаева биредә гомеренең соңгы мизгелен уздырган. Шишкин, Бехтере музейлары, Шайтан каласы, Цветаева кабере, гыйбадәтханәләр туристларны электән җәлеп итә.

 

  • Чистай

Нәрсә карарга? Борис Пастернак рухын саклаган шәһәр. Моннан тыш бирегә килеп Җүкәтау, Нур мәчетен күрми калу да дөрес булмас. Сыра җитештерү заводына экскурсияләр дә оештырыла. Алдарак телгә алган Пастернакның мемориаль музеена да кереп чыгарга мөмкин. Биредә язучының шәхси әйберләре саклана, шул исәптән «Доктор Живаго» романының караламалары да.

 

Раушания Миңнуллина, экскурсовод, Татарстанда кунакчыллык илчесе:

– Зөя, Болгар, Алабуга, Кырлай – болар инде популяр урыннар. Төрледән-төрле остаханә, квест, программалар уйлап табып кына торалар бит. Менә шуларда катнашу кызыклы булыр иде дип уйлыйм. Бигрәк тә гаиләләр өчен. Кама аръягы еш кына игътибарыбыздан читтә кала. Шөгердәге нефть музеена барырга киңәш итәр идем. Бик мавыктыргыч урын. Әлмәттә уен кораллары музее эшли. Җәен су юлыннан сәяхәт итү мөмкинлеге бар.

 

РОССИЯ

  • Камчатка

Нишләргә? Тын океан, тау, вулканнарга сокланырга, сирәк очрый торган үсемлекләр чәчәк атуын карарга, балык тотарга, кайнар чыганакларда коенырга.

Нәрсә карарга? Китлар, гейзерлар даласы, Үле урман, «Вулканариум» музее

Ничек барырга? самолет

 

  • Калининград

Нишләргә? Россия эчендәге кечкенә Европаны күрергә

Нәрсә карарга? Эф биеклеге, дюналар (ком далалары), Бие торган агачлар урманы, Кант кабере, орган концерты, Океан музее

Ничек барырга? самолет, поезд, автобус туры

 

  • Карелия

Нишләргә? табигатькә сокланырга, уха ашарга

Нәрсә карарга? ретро поезд, Рускеала паркы, Мәрмәр каньон, Кинерма авылы

Ничек барырга? самолет, поезд

 

  • Краснодар крае

Нишләргә? су коенырга, чәй плантацияләре, сыр, шәраб (вино) җитештерүчеләр эше белән танышырга

Нәрсә карарга? Арбрау-Дюрсо, Шато-Тамань, Гуам тарлавыгы, күбәләкләр фермасы, Тозлы күл, 33 шарлавык

Ничек барырга? самолет, поезд, автобус туры

 

ЧИТ ИЛ

  • Үзбәкстан

Нишләргә? милли ризыкларны авыз итәргә, тәмләткечләр, тукымалар сатып алырга

Нәрсә карарга? Тамерлан мавзолее, Биби ханым Җәмигъ мәчете, базар, Шайтан Жига, Кеш, Чор Бакр шәһәрчекләре

Ничек барырга? самолет

 

  • Анталья

Нишләргә? гаилә белән ял итү өчен менә дигән

Нәрсә карарга? Land of Legends (Төркиядәге Диснейленд, Белек шәһәрендә), Калеичи шәһәре, элеккеге порт, Дюден шарлавыгы, кулчатырлар урамы

Ничек барырга? самолет, круиз лайнерлары

 

  • Шри-Ланка

Нишләргә? серфинг, джунгли, чәй иле

Нәрсә карарга? филләр питомнигы, Элла шәһәре, Анурадхапура изге шәһәре, Нувара Элия чәй плантацияләре

Ничек барырга? самолет

 

  • Мисыр

Нишләргә? борынгы тарих белән кызыксынырга, дайвинг

Нәрсә карарга? Мисыр музее, пирамидалар, хан Әл-Хәлили базары, мәчетләр, Каирдагы телеманара, Хатшепсут храмы, Синай тавы

Ничек барырга? самолет

 

ЕВРОПА

 

  • Черногория

Нишләргә? каньоннар, иске шәһәрләр, гыйбадәтханәләр карарга

Нәрсә карарга? Будва иске шәһәре, тау эчендә урнашкан Острог монастыре, Свети-Стефан утравы

Ничек барырга? самолет

 

  • Сербия

Нишләргә? төрле ныгытмалар белән танышырга, пляжга барырга, табигатькә сокланырга

Нәрсә карарга? искиткеч итеп кояш баешын, Белград ныгытмасы, Никола Тесла музее, Маглич ныгытмасы, Челе-Кула баш сөякләре музее, Иблис шәһәре

Ничек барырга? самолет

 

Мөһим: Сербиядән Италиягә, Испаниягә, Хорватиягә, Кипрга, шулай ук Грециягә эләгергә мөмкин (гомумән, Европа илләренә Истанбулдан күчеп утыру шарты белән барып җитәргә була). Санап үткән илләрдә исә тарихи, мәдәни, табигый матурлыклар шактый.

 

 

Матур сурәткә төшү өчен Россиядәге үзенчәлекле урыннар

* Кукмара «каньоны» (Татарстан)

* Виктор Цой эшләгән кочегарка (Санкт-Петербург)

* «Уставшая туристка» һәйкәле (Бөек Новгород)

* «Ё» хәрефенә һәйкәл (Ульяновск)

* «Счастье не за горами» инсталляциясе (Пермь)

* Компьютер клавиатурасына һәйкәл (Екатеринбург)

* «Өчпочмакка һәйкәл» (Казан)

* Салават Юлаев паркы (Уфа)

* Мәгълүмати технологияләр үзәге бинасы (Новосибирск)

* Үлем музее (Новосибирск)

* «Курган» спорт комплексы (Карелия)

* Эгершельд маягы (Владивосток)

* Немецлар кварталы (Чиләбе)

 

Татарстанга килгән туристлар саны

2019 ел – 3,6 млн

2020 ел – 1,9 млн

2021 ел – 3,3 млн

2022 ел – 3, 9 млн

2023 ел – 4 млн

 

Сергей Иванов, Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе:

– Безнең өчен төп бурыч – кунакханә фондын арттыру. Икенче бурыч – туристларның түләү сәләтен арттыру. Безгә инде шактый иркә, таләпчән кунаклар килә. Алар күп кенә чит илләрдә булып кайткан. Без аларның өметләрен акларга тиеш. Узган ел Казанда булып кайту Мәскәү белән Санкт-Петербургта кунак булудан кыйммәтрәк иде. Димәк, без туристлар өчен традицион саналган үзәкләргә караганда кыйммәтрәк хезмәтләр тәкъдим итәбез.

 

Оксана Саргина, Татарстанның шәһәрләрне үстерү институтының табигый территорияләр буенча дирекциясе җитәкчесе:

Татарстанда кайчандыр нибары 6 глэмпинг бар иде. Хәзер аларның саны 600дән артык. Үсеш бар һәм булачак. Яңа тәкъдимнәр белән дә киләләр. Моңа өстәп гамәлдә булган ял базалары, глэмпинглар да бер урында тормый, алар яңара, кешеләрне урнаштыру өчен номер фонды арта, төрле активлыклар уйлап табалар.

 

 


Фикер өстәү