Рөстәм Миңнеханов: «Урман-суларыбызны сакларга кирәк»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың төп өмәсендә катнашты. Чара “Эковесна 2024” еллык республика бәйгесенә багышлап үткәрелде. Рөстәм Миңнеханов экологик оешмаларның активистлары белән аралашты. 

Татарстан Рәисе “Эковесна 2024” еллык республика бәйгесен уздыруга багышланган өмәне ачты. Шуннан соң волонтерлар белән бергә агачлар һәм куаклар утыртуда катнашты.

Рөстәм Миңнеханов өмәдә катнашучылар алдында ясаган чыгышында бүген һава торышының да, кәеф-рухның да әйбәт булуын билгеләп үтте. Ул аларның һәрбарчасына рәхмәт белдерде.

– Бүген бирегә җыелыштык. Бик матур урын. Гомумән, бездә матур урыннар күп. Төбәгебез урман-суларга бай. Без аларны карап торырга, сакларга тиеш диде ул. – Волонтерларыбызга бик рәхмәтлемен. Алар парк-урманнарны тәртипкә китерү, чүп-чардан арындыру белән бергә, мәктәпләрдә, башка оешмаларда профилактик эш белән дә шөгыльләнә. Һәркайсыгызга рәхмәт белдерәсем килә. Өмәдәге эшләребез уңышлы барып чыксын! Тагын бер кат зур рәхмәт. Биредә без бергә, һәм һәркайсыбыз файдалы эш башкара.

Быел Казандагы төп өмә Нокса авышлыгы янындагы паркта үткәрелә. Бу урынны тиккә генә сайламаганнар. Биредә халыктан зарлар күп килгән.

– Без үзебез яшәгән җирне чиста тотарга тиеш. Бүген чүп җыюны уен формасында уздырдык. 600 кешедән торган 154 команда катнашты. Катнашучылар өчен концерт та карый, төшке аш белән дә сыйлана ала. Бу урынны киләчәктә тагын да матурлату планы тора. Аның белән Казан Башкарма комитеты шөгыльләнә. Без бүген Рөстәм Миңнехановка да әлеге идеяны җиткердек. Максатыбыз – елга-күлләрне, урманнарын саклау, – диде Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.

Республиканың төрле районарында агач утырту акцияләре дәвам итә. Чираттагысы 24 майда “Хәтер бакчасы” дип аталачак.

– Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм яуда ятып калган якташларыбызны искә алып, без алар хөрмәтенә агач утыртачакбыз, – диде Татарстанның урман хуҗалыгы минитстры Равил Кузюров. – Нокса авышлыгын без моннан бер ел элек тә тәртипкә китергән идек. Бу җирләр шәхсән минем өчен чит түгел. Кайчандыр гаиләм белән бу якларда яшәгән дә идек. Тирә-якта яшәүчеләр өчен дә үрнәк булсын дибез. Чүпләр җыелды, агачлар утыртылды. Хәзер шул тәртипне сакларга гына кирәк.

Өмәдә якын-тирә йортларда яшәүчеләр дә чыккан иде. Гөлия Мортазина 15 ел элек бу яктан фатир сатып алган.

– Чүп күп. Хәзер бит адым саен кибет. Яшьләрне карап торам – кулларындагы әйберне чүплекккә илтеп ташлау юк. Бик борчылабыз инде без. Табигатькә күпме зыян килә бит ди ул. – Ярый мондый чаралар бар. Бердән тирә-як чистарыла, икенчедән кешеләр бераз гына булса да, чисталыкка тартыла. Бүгенге өмә бик ошады. Күңелләр күтәрелеп китте. Әле ботка белән дә сыйладылар. Табигатькә чыккандай булдым.

 


Фикер өстәү