Күп кенә экспертлар фаразына караганда, быел Россиянең тулаем эчке продукты үсеше 3 проценттан артыграк тәшкил итәргә мөмкин. Россия Президенты Владимир Путин икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшмәдә шул хакта белдергән. Киңәшмә Кремльнең телеграм-каналы аша күрсәтелгән, дип яза “Татар-Информ”.
“Икътисадның бүгенге хәле үсеш фаразларын да яхшырту мөмкинлеге бирә: күп кенә экспертлар инде хәзер үк 2024 ел йомгаклары буенча тулаем эчке продукт күләменең 3 проценттан күбрәккә үсәчәген әйтә”, – дигән дәүләт башлыгы.
Аның әйтүенчә, ел башындагы күрсәткечләр Министрлар Кабинеты, Үзәк банк һәм кайбер экспертлар фаразларыннан югарырак булган. Гыйнвар-февраль айларында тулаем эчке продукт күләме 6 процентка үскән. Путин әйтүенчә, күрсәткечләрдә кәбисә елы һәм өстәмә эш көннәре чагылыш тапса да, барыбер әйбәт динамика күзәтелә.