Татарстан кызы Россия чемпионы исемен яулаган

Татарстан спортчысы Агния Тулупова Екатеринбургта синхрон йөзү буенча Россия чемпионы исемен яулаган. Бу хакта республика спорт министры Владимир Леонов үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр иткән, дип яза “Татар-информ”.

Агния Казанда Татьяна Покровскаяның синхрон йөзү буенча олимпия резервы мәктәбендә тәрбияләнә. Кыз “Акробатик төркем” программасында илнең җыелма командасы составында Россия чемпионы исемен яулаган.

Леонов әйтүенчә, шушы ук ярышларда Казан мәктәбендә тәрбияләнүче тагын бер кыз – Александра Кленина илнең үсмерләр командасы составында көмеш медаль алган.


Фикер өстәү