Рөстәм Миңнеханов: «Хезмәтегез белән ил һәм республика тормышын тагын да яхшыртасыз»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана Яз һәм хезмәт бәйрәменә, Җиңү көненә багышлап үткәрелде.

Бүләкләнүчеләр арасында – Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, төрле һөнәр ияләре: заводта эшләүчеләр, төзүче, нефтьче, инженер, табиб, укытучы, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, фән һәм мәдәният эшлеклеләре,.

“Казан Кремлендә сезне күрүемә эчкерсез шатмын. Гадәттәгечә, май бәйрәмнәре алдыннан “иң-иңнәрне” хөрмәтлибез”, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга.

Аның әйтүенчә, бүген Татарстан – Россиянең төп төбәкләреннән берсе, илнең иң мөһим вакыйгаларын үткәрү үзәге, күп кенә макроикътисадый күрсәткечләр буенча лидер. Инвестицион һәм социаль-икътисадый проектлар уңышлы төстә гамәлгә ашырыла, яңа производстволар ачыла, инфраструктура үстерелә, яңа юллар һәм торак төзелә.

Рустам Минниханов - лауреатам госнаград: Своим трудом вы делаете жизнь в стране и нашей республике еще лучше

“Федераль үзәкнең һәм шәхсән Россия Президенты Владимир Путинның төрле яклап ярдәме Татарстанга халкыбызның тормышын алга таба да яхшырту, көчле Россия төзү юнәлешеннән тайпылмау мөмкинлеге бирә. Һичшиксез, залда утыручы һәркем Татарстанны һәм тулаем алганда илне үстерүгә үзеннн зур өлеш кертеп килә. Бик зур рәхмәт сезгә!” – диде республика Рәисе.

“Иң элек хөрмәтле ветераннарыбызга мөрәҗәгать итәм. Барыбыз өчен дә газиз булган 9 Май бәйрәме алдыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткән һәркемгә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Бүген шушы залда утыручы тыл хезмәтчәннәренә зур рәхмәт! Сез гаять катлаулы шартларда, армия һәм флотны барлык кирәк-ярак белән тәэмин итеп, тылда Җиңү өчен көрәштегез. Сезгә түбәнчелек белән баш иябез!” – дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул, Бөек Ватан сугышы геройларының лаеклы дәвамчылары булаак, махсус хәрби операция барышында ил иминлеген тәэмин итү, тарихи дөреслекне торгызу бурычларын фидакарьләрчә үтәүче хәрби хезмәткәрләргә игътибарын юнәлтте.

Татарстан Рәисе искәртеп үткәнчә, гаять күп санкцияләргә, дустанә булмаган илләр ягыннан тышкы басымга карамастан, Россиядә зур эшләр гамәлгә ашырыла. “Үзебезне сындыра алмаячакларын расладык!” – диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре – барлыгы 54 кешегә дәүләт бүләкләре тапшырылды.


Фикер өстәү