«Татарстанга барырга яратам»: Закон чыгаручылар советы президиумы ни турында сөйләште?

Авыл хуҗалыгы җирләреннән нәтиҗәле файдаланырга һәм аларны сакларга. Санкт-Петербург шәһәренең Таврия сараенда узган Россия Закон чыгаручылар советы президиумы утырышында шул мәсьәлә каралган. Моннан тыш туризм тармагы өлкәсендә законнарны тормышка ашыру буенча сөйләшү булган. Ә инде Совет утырышында демография мәсьәләсе күтәрелгән. Чараларда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар советы президиумы әгъзасы, Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссия рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашкан.

Совет утырышында парламентчылар билгеләп үткәнчә, җир мөнәсәбәтләрен үстерүдә төп проблемалар – җир кишәрлекләрен бер категориядән икенчесенә күчерү алымнарының камил булмавы, билгеләнеше буенча файдаланмау сәбәпле, туфракның начараюы.  Чарада төбәкләрнең җирләрне авыл хуҗалыгы әйләнешенә кире кайтару һәм ташландык җирләрне үзләштерүче намуслы фермерларга ярдәм итү тәҗрибәсен гомумиләштерү тәкъдим ителгән.

Туристлык тармагына килгәндә, гаилә туризмы өчен инфраструктураны үстерү, шулай ук балалы гаиләләргә маршрутлар эшләү аерым игътибар үзәгенә алынган.

Татарстанның бу өлкәдәге тәҗрибәсе турында утырыштан соң сөйләгәннәр. «Татарстан туризмны үстерү өлкәсендә бик зур адымнар ясый, – дип сөйләп үткән Думаның Контроль комитеты рәисе Олег Морозов журналистлар белән әңгәмәсендә. – Хәзерге вакытта автомобиль һәм гаилә туризмын гамәлгә кертү, кемпинглар төзү, республикада туристлар өчен кызыклы булган почмакларны шушы өлкәгә тартып китерү мөһим».

Федерация Советы Рәисе урынбасары Константин Косачев та Татарстанга мәхәббәтен белдереп үткән. «Татарстанга барырга яратам, чөнки анда зур халыкара чаралар һәрвакыт бик югары дәрәҗәдә оештырыла, – дигән ул. – Татарстан – төрле яктан бик тиз үсүче төбәк. Яшәү өчен дә, туристлар өчен гаять  уңайлы урын».

Фәрит Мөхәммәтшин, Закон чыгаручылар советы президиумы утырышына йомгак ясап, көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләрнең әһәмиятле булуын басым ясап әйткән. Парламент башлыгы республиканың уңдырышлы җирләрдә эшләүче предприятиеләр белән хезмәттәшлеге өлкәсендәге тәҗрибәсенең чиктән тыш мөһимлеген искәрткән. «Биредә сүз нефтьчеләр турында бара. Алар, кирәкле эшләрне башкарганнан соң, җирләрне тәртипкә китермичә калмый: агачлар утыртып, туфракны судан һәм җилдән ашалудан саклый», –  дигән парламент Рәисе.

Закон чыгаручылар советы утырышында исә Президентның Федераль Җыенга Юлламасын тормышка ашыру кысасында балалы гаиләләргә ярдәм итү, балалар туу күрсәткечен яхшырту мәсьәләләре каралган. Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко төбәкләрне күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү чараларының ни дәрәҗәдә  нәтиҗәле булуын, халыкның алар турында белү-белмәвен анализларга, бу өлкәдәге төбәк законнарын федераль законнарга туры китерергә чакырган.

Соңыннан, электән килгән гадәт буенча, Россия парламентаризмы көне (27 апрельдә билгеләп үтелә) уңаеннан Президент Владимир Путин парламентчылар белән очрашкан.

 


Фикер өстәү