«Начар кешеләр булганда да, начар милләт була алмый бит»

Язманы мәзәктән башлыйсы килә: «Сез яһүдләр шундый күп, дөнья тулы, ә илегез – Израиль артык кечкенә. Ник шулай?» «Шуны да аңламыйсыңмы: дөнья ул – безнең хуҗалык итү зонасы, ә Израиль – офисыбыз». «Татар тугач, яһүд утырып елаган» – монысы икенче мәзәк. Юк, еламаган. Беренчедән, яһүдләр бер дә елак халык түгел. Икенчедән, татар аңа беркайчан да көндәш булмады. Аз-маз уртаклык бар икән, ул бары сибелеп, таралып яшәүдә һәм дә ихтимал тырышлык, хезмәт сөючәнлектәдер. Яһүдләрне бөтен дөньяда беләләр, татар турында да шулай дип әйтеп буламы? Яһүдне беләләр, дию генә аз, алар дөньяга рәсми булмаган хуҗа да түгел микән әле?

«Дөнья белән яһүдләр идарә итә» дигән формула белән килешергә дә, килешмәскә дә мөмкин. Тик менә чәчелеп яшәп тә, бер ил-җирдә дә югалып калмауда – кайда да акчалы, йогынтылы, абруйлы урыннар биләүдә яһүд халкы белән тиңләшерлек кавемнәр тагын бар микән? Юктыр. Үсеш алган илләрнең кайсын алма, бай финансист, банкирлар, эре компания, корпорация хуҗалары кемнәр дисәң, шулар – Муса пәйгамбәр оныклары. Танылган галимнәр, язучылар, сәнгать эшлеклеләре арасында да алар чагыштырмача күп. Нишләп алар гына шундый сәләтле дә, алар гына уңган һәм дә булган соң? Кайчандыр ярты дөньяга хуҗа инглизләр, кешелеккә әллә күпме даһилар биргән немецлар ни карый? Ни өчен бер яһүд кенә шул тиклем акыллы? Шул сорауларга җавап эзләп карыйк әле.

Яһүдләр – башка бер генә халык та кичермәгән, озакка сузылган үзенчәлекле селекция үткән кавем. Татар биш гасыр дәвамында кичереп килгән кире тамгалы селекция түгел, киресенчә, уңай дип бәяләнерлек сайланыш кичергән халык алар. Аның үзәгендә, ихтимал, яһүдкә (без – татардан аермалы буларак) үтә дә хас сыйфат – бердәмлек, оешканлык ята булыр. Кайсы гына тарафта яшәсә дә, яһүд – яһүдкә һәрдаим туган. Ватансызлык сәбәпле сибелеп көн күрү, дәүләтсезлек сәбәпле даими җәберләүләр аларны, шул бердәмлек аркасында дип билгелик, көчсезләндерәсе урында, көчәйтеп, холык-фигылен еллар буе чыныктырып килгән. Башка халыклар арасында эреп югаласы урында, киресенчә, үзләре булып калырга юл ачкан. Теләсә нинди шартларга да җайлашырга, акыл, кирәк булганда хәйләне дә эшкә җигәргә, даими уяу һәм үткер булырга өйрәткән. Геномында саналган сыйфатлар сай булганнар исә милләт арбасыннан коела, төшеп кала барган…

Яһүд кешесендәге интеллект, аның дәрәҗәсе, җаваплылык, өлгергәнлек – олы фәнни институтлар өйрәнерлек тема. Өлгергәнлек димәктән. «Сабыйлык бәласе» дип аталган, элегрәк чыккан бер язмада адәми затларның аң, акыл дигәндә әле балалык чорын кичерүен (шундый популяр теория бар) язган идек. Ни өчен балалык чорын? Чөнки без – һаман да ваемсыз, җавапсыз, һаман да уен белән мәшгуль сабыйлар. Тик менә уеннарыбыз гына торган саен куркынычрак төсмер алып бара. Ваемсызлык шундый, тарих дигән «атабыз»ның кисәтүенә без аз гына да колак салмыйбыз. Алда искәртелгән теориядәге махсус шкала бары яһүд кешесе генә балигълык яшенә (14–15 яшь) якынлашуын – сабыйлыктан чыгып баруын билгели. Калганнар – шул ук алманга – 11–12, америкалы кавемгә – 10–11 яшь, славян халыкларының күбесенә 7–8 тирәсе, инде килеп гондураслы, гаити-таитилыларга исә гомумән дә 4–5 яшь. Менә шундый балалар бакчасы һәм дә башлангыч сыйныфлар…

Аерым шәхесләр дигәндә, сирәк экземплярларның «яше» 30–40ларга җитүен дә искәртеп була. Болар – миллионга, хәтта миллиардка бер туган даһилар. Ньютон, Леонардо да Винчи, Галилей, Эйнштейн… Эйнштейн дигәннән. IQ дигән интеллект коэффициенты бар бит әле. Күпчелек кешедә ул 90–110 артмый, диләр. Ә менә яһүд халкы вәкиле булган мәшһүр физикта IQ 190 тирәсендә торган. Ул гынамы, бар булган Нобель премиясе лауреатларының дүрттән бере – яһүдләр. Әлеге милләтнең җирдәге халык санының бары 0,2 процентын гына тәшкил итүен исәпкә алганда, бу – үтә дә гаҗәеп күренеш. Күптән санап чыгарылган тагын бер факт: шул ук алманнарда бер миллион кешегә бер лауреат туры килсә, яһүдләрдә ул һәр 100 мең кешегә – берәү. Моннан шундыйрак нәтиҗә килеп чыга: ике мең елга сузылган сайланыш-селекция Муса пәйгамбәр ул һәм кызларының дөньяны танып белү, аңлау, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу сәләтен башкалар белән чагыштырганда нык арттырган. Яһүдләрнең тагы бер үзенчәлеге – алар үз-үзләреннән рәхәтләнеп көлә белә. Үзең турында үзең үк мәзәк чыгару, көлү, тәнкыйть шулай ук акыллылык, өлгергәнлек күрсәткече түгелме?

Ә калган халыклар ни-нәрсә? Интеллект, уй-фикер дигәндә, аларга карата Бернард Шоу әйткән фикерне куллану урынлыдыр: «2 процент уйлый, 3 процент уйлыйм дип уйлый, 95 процент бәреп үтерәм дисәң дә уйламый». Ягъни мәсәлән, homo sapiens – «аңлы кеше» статусы безләргә алданрак, аванс рәвешендә бирелгән булып чыга. Менә шундый хәлләрдән соң ничек: «Мең юләрнең күмәк акылы бер акыл иясенең интеллектына тормый», – дигән сүз яралмасын…

Таныш-белешләр арасында яһүдләргә шикләнеп, хәтта кимсетеп караучылар бар. Яратмау дигәндә, анысы да күптәннән килә. Тик яратмау өчен ул кеше яисә милләт сиңа ниндидер начарлык кылган булырга тиештер. Гомумән, начар кешеләр булганда да, начар милләт яисә халыклар була алмый бит. Яратмау сәбәбе билгеле һәм бик тә гади. Әйтегез әле, уңышлы һәм бай кешене кайда яраталар? Гомумән, көнчелек кайсы халыкта юк? Әйе, алар бай һәм уңышлы булу өстенә әле тагын акыллы, хәйләкәр дә. Акылсыз булсаң, ахмак булсаң, син беркемгә дә кирәкмисең. Ә менә уңышлы булуны гафу итмиләр. Акыллы булуны да. Нәкъ шул сәбәпле гаепне яһүдтән түгел, аңардан көнләшеп яшәүчеләрдән эзләү дөресрәк түгелме?


Фикер өстәү