Кабат – бруцеллез: тагын бер районда бу авыру табылган

Бу атнада республиканың тагын бер районында терлекләрдә бруцеллез авыруы табылган. Бу юлы Сарман районының Сарайлы авылында ике шәхси хуҗалык зыян күргән. Авыруның тугыз малда булуы расланган. 

Озак еллардан соң узган ел кабат баш калкыткан авыру быел да бирешергә уйламый, киресенчә, тамырларын гына җәя шикелле. Соңгы очрак – быел инде өченчесе. Ел башында Кайбыч районындагы шәхси һәм фермер хуҗалыклары зыян күргән булса, бер ай элек авыру Яшел Үзән районында 150 баш мөгезле эре терлеге, 84 сарык һәм кәҗәсе, алты аты һәм ишәге булган фермер хуҗалыгында табылды. Терлекләрнең барысы да юк ителде.

Ветеринарларның әлеге авыруга аерым бер игътибар бирүләре гаҗәп тә түгел: бруцеллез куркыныч һәм бик зур югалтуларга китерергә мөмкин.

– 2023 елда Россиядә мөгезле эре терлекләрдә бруцеллезның –  295, Татарстанда ике очрагы теркәлгән иде. Быел инде бездә – өч очрак. Авыру беркая да китмәде, шуңа күрә аңа аерым игътибар бирәбез. Хайваннарга гына түгел, кешеләргә дә куркыныч булган авыруның ачык билгеләре юк. Әгәр сыерлар бозауларын югалта икән, уйланырга җирлек бар. Бруцеллез булу-булмавын исә кан яки сөт анализларыннан гына белеп була, – диде журналистлар белән очрашуда республиканың Баш ветеринария идарәсенең бүлек башлыгы Солтан Латыйпов.

Белгеч әйтүенчә, һәр очракта да кеше факторы сәбәпче булырга мөмкин. Башка төбәкләрдән авыру мал алып кайту – авыру таралуның иң төп сәбәпләренең берсе.

– Безнең мең дә бер тапкыр кабатлый торган сүзебез: терлекләрне тикшереп кенә алып кайтырга кирәк. Кайткач, карантин турында онытмасак иде. Күршеләрдә терлекләр арасында төрледән-төрле авырулар күп, бәясенә кызыгып алданудан бик сак булыйк. Көтүгә куыла торган малларның барысы да язгы профилактика чараларын узган булырга тиеш. Күршеңдә яңа терлек барлыкка килсә дә, аның каян алып кайтылуы белән кызыксынырга кирәк, – диде Солтан Латыйпов.

Моннан тыш, ул ферма территорияләре ябык һәм бөтен сезонда да керә һәм чыга торган машиналарны, кешеләрне эшкәртү өчен дезинфекция барьеры булдырырга кирәклегенә басым ясады. Солтан Латыйпов сүзләренчә, әлеге вакытта Татарстанда барлык таләпләргә җавап бирә торган бер генә хуҗалык та юк.

Шушы ук саклану чаралары турында корбанлык сарыклар алып кайткан вакытта да истән чыгармаска кирәклеген искәрттеләр.

– Узган ел Татарстанда 14 меңгә якын сарык чалынды. Бүген республикада корбан чалыр өчен 55 рәсми мәйданчык каралган. Шуларның 18е – Казанда. Аларның барысы да билгеле бер шартларга җавап бирергә тиеш. Узган ел башка төбәкләрдән 305 сарык алып кайтылган. Читтән мал кайтартуның мөһимлеге юк, безнең үзебездә дә вак терлек җитәрлек. Читтән кайтарган очракта да, мал йогышлы авырулардан имин булган төбәктән генә кертелергә тиеш. Бүген бруцеллез очраклары 27 төбәктә теркәлгән. Соңыннан үкенечле булмасын өчен, безнең белән дә, райондагы ветеринарлар белән дә һәрвакыт элемтәдә булырга кирәк, – диде Солтан Латыйпов.


Фикер өстәү