Кадерсез йон. Сарык асрауның файдасы бармы?

Язга кергәч, авыл халкы башкарасы тагын бер мәшәкатьле һәм җаваплы эш бар. Ул да булса – сарык йонын алу. Бу эшне, гадәттә, өмә җыеп башкаралар. Дөрес, күпләр хәзер сарык асраудан читләште, чөнки йонының да, тиресенең дә кирәге юк, дип саныйлар. Бу чыннан да шулаймы? Илдәге соңгы вакыйгалар сарык үрчетүгә карашны үзгәртмәдеме? Әлеге малны асрауның файдасы бармы? Без шул хакта белештек.  

Йон өчен түгел

Татпотребсоюз рәисе урынбасары Ренат Бикбов китергән мәгълүматлар буенча, республикадагы шәхси хуҗалыкларда 280 мең баш сарык асрала. Узган ел исә авылларда 310 мең баш сарык исәпләнгән. Саннар соңгы елларда сарык асраучыларның кимүен күрсәтсә дә, узган елның көзеннән аның йонына ихтыяҗ арткан.

«Татпотребсоюз» оешмасы ел саен халыктан 1492 тонна йон җыя. Агымдагы елда 173 тонна йон әзерләнгән. Бу – узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 8 процентка күбрәк дигән сүз. Аның сүзләренчә, иң күп йонны республиканың Алексеевск, Кукмара, Баулы, Әгерҗе, Әлмәт, Әлки, Азнакай, Сарман, Зәй, Ютазы, Мамадыш һәм Мөслим районнарында эшкәртәләр.

– Яңа оешкан кооперативлар күрше районнарга чыгып җыялар. Егетләр халыктан үзләре барып ала. Тик тапшырган йон тигәнәктән чистартылган булырга тиеш. Республикадан җыелган йонны итек басу өчен кулланалар. Йон эрләүче апаларыбыз да бар. Узган көздән бирле районнар йонның бер өлешен аларга тапшыра иде. Зур шәһәрләрдә үткән язгы-көзге ярминкәләрдә сарык йонына сорау зур булды, – ди Ренат Бикбов.

Аның сүзләренчә, язгы йонның ак төстәгесен – 25 сумнан, карасын – 30, төслесен 20 сумнан алалар. Көзге йон исә кыйммәтрәк йөри. Ак төстәгесенә – 80 сум, карасына – 60 сум, тигәнәклесенә нибары 10 сум гына бирәләр. Язма әзерләгән вакытта без аралашкан кешеләрнең барысы да йоннарын нәкъ менә шул бәядән тапшыруларын әйттеләр. Күрәсең, 60–80 сумга йон тапшыру бик сирәкләргә генә эләгә торгандыр.

– Чыннан да, сарык йонының бәясе арзан, – диде Ренат Бикбов. – 2018 елдан бирле без аны 25 сумнан җыя башладык. Аңа кадәр ул 10 сум гына иде. Дәүләт йонның килограммына 30 сум биргәнлектән, без халыктан җыю хакын да күтәрә алдык. Йонның арзан булуының төп сәбәбе – аңа ихтыяҗ булмау. Йон эшкәртү, киез итек басу предприятиеләре ябылу да йогынты ясамый калмады. Йон юу фабрикасы да бетте. Аннан соң, халыкның кигән киеме дә үзгәрде. Күпчелегебез синтетикага күчте. Совет заманында армия өчен тун тегәләр иде. Сарыкның тиресе дә кирәк чаклар булды. Ул елларда сарык асрау отышлы иде. Элек халык йон белән бергә иттән дә табыш алса, хәзер итеннән генә бераз акча эшли ала. Гадәттә, Корбан бәйрәмнәренә саталар сарыкларны. Бер сарык сатып, кулга якынча 10 мең сум акча керә дигән сүз.

Мөслим районының Тамьян авылында яшәүче Айдар Шакиров та токымлы сарыкларны йон өчен түгел, ә ите өчен асрый.

– Хәзер сарыкны беркем дә йоны өчен асрамыйдыр инде, – ди ул. – Менә минем 700 баш сарыктан 1 тоннага якын йон чыга. Мин шуның килограммын 10 сумнан тапшырам. Элеккеге бәяләр булса, никадәрле табыш алган булыр идем. Ә хәзер бу турыда уйлау да көлке. Йонга ихтыяҗ юк бит, шунлыктан бәясе дә түбән. Тиресе дә чүпкә ыргытыла. Дөрес итеп файдаланганда менә дигән табигый чимал югыйсә. Халык чын йоннан синтетикага күчеп бетте. Ә менә курдюклы сарыкның итен яратып алалар, сораучылар күп, төшемле эш. Бер яшьлек сарыклар 20–25  кг ит бирә. Бер сарыктан 10–12 мең сум акча кертеп була дигән сүз. Шуңа күрә сарык асрау файдасыз, дип әйтә торган түгел. Төп табышны шуннан алабыз. Дөрес, үзебезнең тирәдә минем кебек токымлы сарык асраучыларны белмим, – ди ул.

Сарыкның файдасы булмаса да, зыяны юк. Арча районында яшәүче Гөлнур Ибраһимова әнә шулай ди. Көзге йонны итек басучылар алып китсә, язгысы шул килеш келәттә тора, ди ул.

– Йонны тетүчеләр юк хәзер. Тетүчесе булса, бәлки, йонны эрләп, оекбашлар бәйләр дә идек. Сарык итен үзебез бик сирәк ашыйбыз. Күбесенчә корбанга дип сатып алалар. Үзебезгә дип чалган вакытта бер өлешен авыз итәргә туры килә. Зур мал асрагач, күбесенчә шуның итен кулланабыз, – ди Гөлнур ханым.

Читнеке яхшырак   

Сарык йонына ихтыяҗ бөтенләй юк, дип әйтеп булмый. Әйтик, киез итек басучылар үз республикабызда йон җитмәү сәбәпле, аны башка төбәкләрдән кайтартырга яки арадашчылар аша эшләргә мәҗбүр. Зур Кукмара авылында яшәүче Галимҗановлар гаиләсе итек басар өчен халыктан бары тик көзге йонны гына җыя. Аның өчен килограммына 30–45 сум бирәләр.

– Авылларда сарык асраучылар саны елдан-ел кими. Әле 3–4 ел элек кенә дә зур авыллардан 3–4әр көн йон җыя идек. Хәзер бу эш өчен нибары бер көн, кайвакыт хәтта 1 сәгать вакыт җитә. Булса, рәхәтләнеп җыяр идек югыйсә. Элеккеге елларда үзебездән артканын сата да идек. Хәзер үзебезгә дә җитми, – ди итек басу остасы Рәмзия Галимҗанова.

Халыктан җыелган йон җитмәгәч, күбесенчә сатып алырга туры килә, ди ул. Юылган Казахстан йонын да кайтарталар, йон тетүчеләрдән дә юнәтәләр. Боларыннан әзер йонны килограммын 230 сумнан сатып алалар. Алар исә Башкортстан, Ульяновск якларыннан кайтарта.

– Мәшәкате күбрәк булса да, халыктан җыеп, итек басарга үзең әзерләгән йонның сыйфаты яхшырак. Башка төбәкләрдән сатып алып тетелгән йонның сыйфаты һәрвакытта да канәгатьләнерлек булмый, – ди Рәмзия Галимҗанова.

Йон җыя торган оешма Казанда да бар. «Татвойлок» оешмасының генераль директоры Ринат Хөсәенов әйтүенчә, алар шәхси эшмәкәрләрдән йонның килограммын 25 сумнан сатып ала. Оешма киез, киез итекләр, киездән детальләр ясый.

– Эшмәкәрләр алып килгән йон гына җитми. Халыктан да кабул итәбез, тик алар да аз алып килә. Шуңа күрә башка төбәкләрдән дә сатып алырга туры килә, – ди ул. – Көзге йонны күбрәк итек басучылар алса, безгә язгы йонны китерәләр. Аның юылмаганын, сортларга бүленмәгәнен дә алабыз. Әмма ветеринар белешмәсе булырга тиеш.

Файдасы бар

Кукмара районының Ташлы Елга авылында бертуган Назыйм һәм Назыйф Хәбибрахмановлар «Прекос» токымлы сарыклар үрчетү белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта хуҗалыкларындагы сарыклар 200 башка җиткән.

– Безнең сарыкларның йоннары югары сортлы булып санала. Озын һәм нечкә. Аны елына бер генә тапкыр – язын алабыз. Әлегә кыркый башламадык, бу эшне май урталарында башкарырга ниятлибез, – диде ул.

Фермер әйтүенчә, бер сарыктан 4–5 кг йон чыга. 200 баш терлектән якынча 1 тоннага якын йон алалар дигән сүз.

– Бу йоннан итек басып булмый. Аның каравы юрган, мендәр, башлыклар тегәләр, оекбашлар бәйлиләр. Үзебез дә тетеп әзерлибез. Андый йонга сорау зур. Бер елны, белдерү биргәннән соң, Сахалинга башлык тегәргә алып киттеләр. Гавань шәһәренә дә җибәргән булды. Аннан спектакль өчен костюмнар ясыйлар икән. Аларга килограммын 200 сумнан бирдек. Ләкин болар даими рәвештә түгел. Гадәттә, үзебезнекеләр килограммын 90 сумнан алып китә. Моннан тыш, йонны юып, мендәрләр дә ясаганыбыз булды. Туганыбыз юрган да сырды. Алар җиңел була. Киләчәктә, бәлки, үзебез дә юрган, мендәрләр тегәрбез әле.

Назыйм Хәбибрахманов фикеренчә, йон хакы түбән булуның сәбәбе арадашчыларда да булуы бар.

– Алар, оятсызланып, 60 сум торганны 5 сумга да алып китәргә дә мөмкиннәр. Бүген авыл хуҗалыгында акча җитештерүче кулында түгел, ә арадашчы белән эшкәртүчедә. Без үзебез сарык йонын кыркырга махсус кешеләр чакырабыз. Бер сарык өстен алган өчен 150 сум акча түлибез. Йонын сатып, 360 сум акча кертәбез. Димәк, якынча 60 проценты үзебезгә кала. Бүген сарык түгел, хәтта сыер тотуның да файдасы юк. Сөт бәяләре төште, тирескә салым кертмәкче булалар, тикшерәләр. Болай булса, сыер да бетәчәк, – ди ул.

Шулай да, эшләгән эштән бары тик файда гына эзләргә кирәкми, дип саный фермер.

– Без сарыкчылык белән 10 ел шөгыльләнәбез. Башта авыр булды. Үзебезне танытканчы, ышаныч яулаганчы берничә ел узды. Бүген, чыннан да, безнең сарыкларга сорау зур. Йоны да кирәк, ите тагын да кирәгрәк. Корбан бәйрәмнәренә, бәби чәйләренә күп алалар. Чөнки ите тәмле, исе юк. Моңа кадәр сарык итен ашамаганнар да кабат килә башлады. Авыл хуҗалыгында берничә тармакны алып барсаң гына отарга мөмкин. Без, мәсәлән, сарыкчылыктан башка умартачылык һәм орлыкчылык белән шөгыльләнәбез. Бер елны берсе оттырса, икенчесенең отышлы булуы бар. Эштән файда гына да эзләмибез. Иң мөһиме – базарга сыйфатлы, хәләл һәм табигый продукт чыгару һәм эштән рәхәтлек кичерү. Менә анысы безнең хезмәттә тәгаен бар.

 

Газетаның “ВКонтакте” сәхифәсендә уздырылган сораштыру нәтиҗәсе:

Сарык йонын нишләтәсез?

Сатабыз – 15,03%

Ташлыйбыз – 26,01%

Эрләп, оекбаш бәйлибез – 12,14%

Сарык асрамыйбыз – 46,82%

 

Укучы фикере

Сарык йонын азапланып алабыз, капчыкларга тутырып куябыз да келәткә кертеп эләбез. Сорап килгән кешеләрдән бәясен сорыйбыз да, арзан диеп, кире шунда кертәбез.

Идрис Гайнуллин

 

Кемгә кирәк, шуңа бушка бирәбез. Калганын чыгарып ташлыйбыз.

Гөлфия Билалова

 

Сарык йонын язып эрлибез дә, оекбаш бәйләп киябез. Кышын аяклар җылыда гына йөри.

Миңсылу Әхмәдиева

 

Юып, юрган, матрас ясарга кирәк тә бит. Кеше ялкау хәзер.

Лениза Мостафина

 

Киңәш

Йон тәнегезгә никадәр якынрак булса, сәламәтлегегезгә шулкадәр файдалырак булыр.

Йон киемнәр – свитер, оекбаш, бияләйләрне мөмкин кадәр ешрак киегез.

Юрганнарның ясалма түгел, ә табигый йоннан сырылганын сайлагыз.

Йон белән эшләү мөмкинлегеннән баш тартмагыз: бәйләгез, киезләр басыгыз.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү