Синхрон йөзүчеләр татарча музыкага чыгыш ясарга җыена

Татарстан вәкилләре Синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Татьяна Покровская белән йөзүче кызларның бер программасын татарча музыкага кую мөмкинлеген карый. Казанда “Татьяна Покровская и ее команда” китабы белән таныштыру кичәсендә шундый тәкъдимнең ирештерелүе турында Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова сөйләгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы яза.

“Агымдагы ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Милли телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан ителде. Татьяна Николаевна Покровская да, һичшиксез, бу мәсьәләдән читтә кала алмый, чөнки Татарстан аның өчен бик якынга әйләнде”, – дигән ул.

“Без мондый мөмкинлекне карыйбыз. Синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының бер программасын татарча музыкага кую өчен баш тренерга Зиля Вәлиева ярдәм итәчәк.  Бу – сер түгел, ә безнең проект”, – дип аңлаткан Ольга Павлова.

Депутат әйтүенчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның синхрон йөзүче кызларга һәм Казанда ачылган Покровская исемендәге мәктәпкә дустанә мөнәсәбәтенә җавап булыр иде бу.

 


Фикер өстәү