Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 6 меңләп чара оештырылган

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысасында 6 меңнән артык чара оештырылган. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр, Мәгариф һәм фән советларының 2021 елда республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының берләштерелгән утырышында Татарстанның Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразыев үз чыгышы вакытында белдерде.

— Барлыгы 6,5 мең чара үткәрелде. Шуларның 4088е — мәдәни-массакүләм, 358е — иҗтимагый-сәяси, 1736сы — белем бирү, 390ны — күргәзмә рәвешендәге чаралар, — диде Милли шура рәисе.

Моннан тыш, массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан ел тематикасын яктырткан 6 меңләп материал әзерләнгән. Сүз уңаеннан, «Ватаным Татарстан» газетасы да Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысасында «Күрше хакы» дигән сәхифә әзерләде.


Фикер өстәү