Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан — күп милләтләр өчен уртак йорт»

Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр, Мәгариф һәм фән советларының 2021 елда республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының берләштерелгән утырышы узды. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка республикакүләм һәм федераль тармак җитәкчеләре, район башлыклары катнашты.

— Татарстан — күп милләтләр өчен уртак йорт. Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне саклау — җәмгыятнең тотрыклы үсешен тәэмин итүче шарт булып тора, — диде Рөстәм Миңнеханов, утырышны башлап.

Республика җитәкчесе белдергәнчә, традиция, тел һәм мәдәниятне саклау өчен Татарстанда дәүләт программалары гамәлгә ашырыла, кирәкле инфраструктура сафка баса.


Фикер өстәү