Сыйныф белән басу арасында: Матюшино мәктәбендә укучыларны эшләргә өйрәтеп чыгаралар

Кирәк икән – директор, кирәк икән – шофер, тракторчы. Югары Ослан районының Матюшино мәктәбе директоры Илдус Шәрәфиев алты ел буе балаларны күрше авыллардан автобус белән үзе йөрткән. Кечкенә мәктәпнең зур уңышлары турында Россия Мәгърифәт министрлыгында да беләләр. Әлеге уку йорты илнең иң яхшы азкомплектлы мәктәпләре арасына кергән.

Исеме Матюшино дип йөртелсә дә, мәктәп Бакча-Сарай авылында урнашкан. Бүген монда 40лап хуҗалык исәпләнә. Эш юк: кемдер таш карьерында эшли, кемдер сыер, сарык асрап көн күрә. Авыл халкының күпчелеге эшкә Иннополиска йөри. Мәктәп – авылны саклап торучы учак. Монда белем биреп кенә калмыйча, авыл хуҗалыгы өчен дә белгечләр әзерлиләр. Кечкенә авылда укытучысын табу да җиңел түгел. Укытучыларның сигезе – Матюшино мәктәбен тәмамлаучылар. Мәктәп республика, илкүләм бәйгеләрдә дә сынатмый. Узган ел Илдус Шәрәфиев Макаренко исемендәге Халыкара конкурсның II дәрәҗәдәге дипломы белән бүләкләнгән. Әлеге бәйгедә ничек итеп башлангыч һөнәри белем бирүләре турында проект тәкъдим иткәннәр. Матюшино мәктәбе «Россия агромәктәпләре» берләшмәсенә кергән. Әлеге белем йортына тәҗрибә уртаклашырга хәтта Якутиядән, Иркутск, Волгоград өлкәләреннән кадәр килгәннәр.

– 2014 елда һөнәри әзерлек буенча үзәк ачтык. Шуннан соң биш авылдан балаларны ташый башладык. Башта үземнең «Уазиг»ымда җиде кешелек урын ясадым. Аннан автобус бирелде. 2019 елда кредитка «Соболь» микроавтобусы сатып алдык. Пандемия аркасында читтән торып укытуга күчкәч, автобуска ихтыяҗ калмады. Аны түләү кыенлашкач, сатарга булдык. Авылларда юллар начар булгач, мәшәкате дә күп булды. Атнага бер-ике мәртәбә Казаннан инглиз теле укытучысын барып ала идем, – ди гыйнвар аеннан директор вазыйфасыннан укытучылыкка күчкән Илдус Шәрәфиев.

Илдус Шәрәфиев – җир кешесе. Аның кулыннан килмәгән эше юк. Заманасында тракторчы, экскаваторчы, комбайнчы, эретеп ябыштыручы… кем генә булып эшләмәгән. Үзе әйтмешли, трамвай, троллейбустан кала барысын да йөртә белә. 1985 елда мазутка баткан киемнәрен салып, укытучылыкка укыган. Мәктәпкә технология һәм география укытучысы кирәк булган икән. Ул вакытта мәктәп директоры булган хатыны Римма да аны канатландырып торган. Казан педагогика институтын тәмамлагач, 1989 елда директор итеп Илдус Шәрәфиевны билгеләгәннәр. Зәңгәр якасын акка алыштырса да, беркайчан да үзен әллә кемгә куймаган, гади хезмәт кешесе булып калган. Аның тырышлыгы белән авылда яңа мәктәп төзелә.

Авылны саклау, балаларны җиргә беркетү – Илдус әфәнде гомер буе әнә шуның өчен борчылып яши. 2004 елда фермер мәктәбе ачуы да юкка түгел. Балаларны терлекчелек, игенчелек, яшелчәчелек юнәлешләренә өйрәтәләр. Моннан алты ел элек тракторчылар әзерләү эшенә керешә. Россия күләмендә миллион сум грант отып, МТЗ-1221 тракторының тренажерын сатып алганнар. Малайларны гына түгел, кызларны да машина, трактор йөртергә өйрәтәләр монда. Алар тракторчы таныклыгы алып чыга. Мәктәпнең комбайнына кадәр бар. Ул кыш көне күргәзмә буларак кулланылса, җәен укытучылар урак өстендә булыша. Узган ел кызларны тегәргә өйрәтә башлаганнар. Югары Осланда яшәүче тегү остасы һәр шимбә килеп, белем бирә икән. Киләчәктә  балаларны умартачалык эше белән дә кызыксындырмакчылар.

Мәктәпнең үз бакчасы бар. Карлыганы, чиясе, алмасы – үстергән бар яшелчә һәм җиләк-җимеш мәктәп ашханәсендә файдаланыла. Мәктәп ашханәсендә ипи пешерергә өйрәтү, фитобар булдыру хыялы да юк түгел. Машина-трактор станциясен булдырып, техника ремонтларга өйрәтергә җыеналар.

– Авыл баласы эшкә өйрәнеп үссен, дибез. Авылда да хәзер мал-туарны күп асрамыйлар. Элегрәк 11 нче сыйныф укучыларын  шәхси хуҗалыкка сыер саварга алып бара идек. Куян, сарык асраучы фермерларга да баргаладык, – ди быелдан ире урынына кабат директор булып калган Римма Шәрәфиева.

Авылда эш булмагач, яшьләр авылга кайту ягына карамый. Хезмәт белән тәрбияләнгән укучылар БДИны да яхшы бирә. Матюшино укучылары авыл хуҗалыгы, ветеринария, урман хуҗалыгы, медицина вузларына укырга керә. Уку сыйфаты шәһәрнекеннән бер дә калышмый. Заманча проекторлары да, уку әсбаплары да бар. Кызганыч, балалар саны гына елдан-ел кими бара. Бөтен өмет – Идел аша төзелә торган күпердә. Юллар яхшы булгач, мәктәпкә укучылар читтән килерләр иде, дип көтәләр.

Илдус Шәрәфиев исә Бакча-Сарайда зур заманча агромәктәп төзергә хыяллана.

– Һөнәрле кеше тормышта югалмый. Безнекеләр тормышка әзер булып чыга. Нинди һөнәр сайлыйм икән, дип бәрелеп-сугылып йөрми. Мал-туар үрчетә, бакчачылык белән шөгыльләнергә мәктәпләрдә өйрәтмиләр. Без замана яшьләре тормышка әзер булсын дип тырышабыз. Киләчәген авыл хуҗалыгы белән бәйләргә теләүче балалар өчен агромәктәп кирәк, – ди ул.

Сәрия Мифтахова

Югары Ослан


Фикер өстәү