Габдрахман Әбсәләмовның «Ак чәчәкләр»е Кариев театрында күрсәтеләчәк

Кариев театры «Ак чәчәкләр кебек» спектакле премьерасы март аенда тамашачыга  тәкъдим итәчәк.

Театрның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Габдрахман Әбсәләмовның тууына 110 ел, «Ак чәчәкләр» романы язылуга 55 ел тулу уңаеннан Кариев театр труппасы «Ак чәчәкләр кебек» дип исемләнгән яңа спектакльне сәхнәгә куячак.

Спектакльнең сценарий авторы Россиянең атказанган табибы Равия Мухина.


Фикер өстәү