Владимир Путин: “2022 елда Россия икътисадында сайлап алынган стратегия эшләп китте”

Узган елда, Россиягә каршы киң колачлы санкцияләр кертелгәннән соң, икътисадта сайлап алынган стратегия эшләп китте. Икътисадтагы уңай тенденцияләр, шул исәптән тулаем эчке продуктның, сәнәгатьтә җитештерү күләменең үсүе шул хакта сөйли, дип белдергән Президент Владимир Путин Петербург халыкара форумы пленар утырышында.

Аның әйтүенчә, 2022 елның икенче кварталы Россия бизнесы өчен иң катлаулы чорга әйләнгән. Әмма шул катлаулы чорда кабул ителгән стратегия кыенлыклардан чыгу мөмкинлеге биргән.

Президент искә төшереп үткәнчә, 2023 елның апрелендә тулаем эчке продукт күләме 3,3 процентка арткан, ә ел йомгаклары буенча 1%тан күбрәккә үсәргә тиеш. “Әмма минем фикеремчә, күп кенә экспертлар да шуны раслый, үсеш күбрәк булырга – 1,5%, бәлки хәтта 2% чамасы да булырга мөмкин”, – дип белдергән ул.
Шулай ук сәнәгатьтә һәм ваклап сату өлкәсендә үсеш күзәтелә. Гыйнвардан апрель аена кадәр эшкәртү өлкәләрендә җитештерү күләме узган елдагы күрсәткечтән 2,9%ка арткан. Гәрчә бу өлкә кооперация элемтәләре һәм чылбырлары өзелгәннән соң иң кыен хәлдә калган булса да.

Путин әйтүенчә, мондый күрсәткечләр Россиягә дөньяның әйдәп баручы икътисадлары сафында үз урынын саклап калу мөмкинлеге бирә.


Фикер өстәү