Россия Президенты Владимир Путин Петербург халыкара икътисадый форумы пленар сессиясен ачканда, Россиядә инфляция Көнбатыштагы күп кенә илләрдәгегә караганда түбәнрәк дәрәҗәдә. һәм ул тарихи минимумга якынлашты, дип белдергән. Бүген ул 2,9% тәшкил итә.
Дәүләт башлыгы шулай ук, узган елның II кварталы Россия икътисады өчен иң катлаулы чор булды, дип билгеләп үткән.
“Бүген шуны әйтергә мөмкин: шул чагында сайлап алынган стратегия эшләп китте – макроикътисадый тенденцияләр көчәя, тулаем эчке продукт күләме 3,3%ка артты”, – дип белдергән Владимир Путин.