Рөстәм Миңнеханов мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге хезмәттәшлек турындагы килешүне имзаланды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «1С» ҖЧҖ арасында мәгълүмат технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Элемент» АҖ арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
1С — Россиянең программа тәэминатына ярдәм итү һәм эшләү буенча махсуслашкан иң эре компаниясе.
Моннан тыш, компания Россия территориясендә әйдәп баручы ватан эшләнмәләренең программа продуктларын нәшер итүче булып тора.
Килешү тәҗрибә, белем һәм технологияләр алмашуны; дәүләт учреждениеләрендә процессларны стандартлаштыруны һәм оптимальләштерүне һәм башкаларны күз алдында тота.
Татарстан Республикасыннан документларга ТР Премьер-министры урынбасары — ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин кул куйды.


Фикер өстәү