«Кызганыч, тапталган юлдан барабыз»: әдәбиятта иң шау-шулы бәйге өметләрне аклаганмы?

Әдәби мәйданда иң зур, иң саллы һәм иң шау-шулы бәйге өметләрне аклаганмы? Быелгысына да нәтиҗә ясар вакыт җитте.          

Бәйге җиңүчеләрен котларга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов килгән иде.

– Мин бит сезне күбрәк дип уйлаган идем. Шундый матур бинага, матур тантанага зал тутырып киләсе дә бит. Тыйнаграк килеп чыккан, –  дип, залның тулы булмавына гаҗәпләнүен яшермәде ул. – Ярый, элеккесе белән чагыштырганда, өстән яңгыр явып тормый әле, – дип тә өстәде, уенын-чынын бергә кушып.

Марат Әхмәтов сүзләренчә,  әлеге бәйге халкыбызның әдәби чишмәсенең  мул сулы икәнлеген күрсәтә.

– Әдәби бәйге – безнең комиссиянең (Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе) иң беренче проекты. Республика Рәисе Рөстәм Нургали улы белән очрашып, беренче киңәш-табыш иткәндә ул аны хәтта үзе үк тәкъдим итте. Бездә талантлы язучылар, шагыйрьләр, каләм осталары бар икән. Меңнән артык килгән язма – каләм чарлана, осталык арта, мәйдан киңәя бара дигән сүз. Бүген укучы игътибарына бихисап күп язма тәкъдим ителә. Бу әсәрләр укучыны татар китабын укырга җәлеп итәр дип уйлыйм. Бәйге, һичшиксез, дәвамлы булырга тиеш, – диде ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла  бәйге иҗат ялкынын дөрләтеп җибәрү өчен генә түгел, матди яктан да зур ярдәм булганын әйтте.

– Әлеге әдәби бәйге – зур дәрья кебек һәм аңа төрле сулар килеп кушыла. Аларның күплеге безне сөендерә, әлбәттә. Тик аларның төрлесе бар. Тирән сулы инешләр, сай сулы инешләр бар. «Нишләп минеке җиңмәде?» – дип шалтыратучылар бар. Быел Башкортстаннан да катнашучылар булды һәм мине гаҗәпләндергәне – башкорт язучылары да шактый катнашкан икән. Безнең тугандаш халыкның вәкилләре дә катнашкач, димәк, бу – дөрес бәйге. Һәм, ул чыннан да, безнең язучыларга стимул. Әлбәттә, бирүчегә күп, алучыга һәрвакыт аз тоела. Әмма мондый дәрәҗәдәге бәйгенең беркайчан да булганы юк иде әле. Моның өчен республика җитәкчелегенә һәм комиссия рәисенә рәхмәт.

Бер мичкә балга бер кашык дегет дигәндәй, Ркаил Зәйдулла аз гына тәнкыйть сүзләре дә ишеттерде.

– Марат Готыф улы өченче бәйге турында әйтте, димәк, әле язарга да язарга. Ләкин башта бик күп укырга кирәк. Чөнки, кызганыч, күбебез тапталган юлдан бара. Минемчә, дөнья әдәбияты белән танышу җитмидер. Европа, Шәрык, Кытай әдәбиятында нинди тенденцияләр – яңадан велосипед уйлап тапмас өчен дөнья әдәбиятын яхшы белергә кирәк. Яңа, үзенчәлекле, «маймылы» булган әсәрләр язарга кирәк. «Маймылы» күз кысып торсын әсәрләрегезнең,  – диде ул язучыларга.

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ бәйге әсәрләрен укыгач, жюриларның дөрес бәяләвен сизүен әйтте.

– Бу бәйге тирәсендә нинди генә сүз, үпкәләүчеләр, көнләшүчеләр булса да, аның булуы – безнең әдәбият, мәдәният тарихында бик зур вакыйга. Бик күп өр-яңа талантлар ачылганын күреп һәм укып шатланам. Бу бәйгеләрдә җиңгән әсәрләр журналда, китапта басылгач, укымыйча калмыйм. Язучылар туа тора, әсәрләр языла тора. Хәзер безгә яңа буын укучыларны тәрбияләргә кирәк. Мәктәпләргә, югары уку йортларына җиткерергә кирәк. Безнең татар әдәбияты бар һәм, Тукай әйткәнчә, булачак, – дип сөйләде халык шагыйре.

«Романнар» номинациясендә беренче урын алган Башкортстан язучысы Әлфис Гаязов оештыручыларга һәм дәүләткә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Бүген бу бәйгенең әһәмияте турында күп әйттеләр. Әһәмияте зур гына түгел, ул бернинди кысаларга да сыймый. Мондый ярдәм булмаса, берлек эше дә, язучылар эше дә алга бармый. Мин язучыны бала белән чагыштырыр идем. Аңа матур итеп сүз әйтмәсәң, кирәк чакта башыннан сыйпап җибәрмәсәң, ул әллә ни алга бара алмас, – диде Әлфис Гаязов.

 


Фикер өстәү