Риман Гыйлемханов: «Яшәсен тавык, яшәсен чын күкәй!»

Яңа ел алдыннан күкәй тирәсендә ыгы-зыгы купты. Купмас иде, «бәясе күтәрелә икән» дигән хәбәр таралып, халыкның кәефе төште. Күкәй мәсьәләсен хәтта Россия Президентына да җиткерделәр, Владимир Владимирович, мәсьәләне өйрәнербез, хәл итәрбез, диде. Күкәйгә бәя күтәрелү Президент хәтле Президентка барып җиткәч, Мәскәү телеканалларында тапшырулар әзерли башладылар. Без кемнән ким, дигәндәй, Татарстан да читтә калмады: күкәй буенча белгечләр чакырып, телевизордан сөйләштеләр.

Рәхәтләнеп карап утырдык. Җитәкчелекнең халыкны авыр хәлдә калдырмасына ышаныч тагын да артты. Шул ук вакытта күңелгә «күкәй мәсьәләсе нүжәли шул хәтле җитди икән…» дигән уйлар да килде. Түзмәдем, үзебездән ерак түгел «Магнит» кибетенә бардым. Кассада якташым Розалия утыра иде, «Нәрсә, матурым, күкәйгә кытлык мәллә?» – мәйтәм.

– Юк, Риман абый, әнә өч төрле бәядән бар, күкәйгә өзеклек булмады. Бераз бәясе күтәрелде, әлбәттә, ну күкәй өстәл янына утырган саен авыз тутырып ашый торган ризык түгел бит инде, – диде.

Әмма без – көтелмәгән яңалыкларны көтеп алып, ыгы-зыгы куптарырга өйрәнгән халык. Күкәй белән дә шулай булды, кеше башында бүтән кайгы калмады, күкәй мәсьәләсе беренче урынга чыкты. Илдә, дөньяда барган зур вакыйгалар да әһәмиятсез, кечкенә мәсьәләгә әйләнде. Ә менә күкәй!

Шул ук Розалия сөйләп торды әле, йомырканы кибеттән 10 данә сыярлык матур тартмаларда саталар бит инде. Соңгы көннәрдә һәр тартмада берәр күкәй югала башлаган. Киләчәктә бөтенләй бетсә нишләрбез, күкәйсез яшәү – яшәү түгел дипме, әллә бәяләр тагын күтәрелмәгәе, дип куркыпмы, халык кибеттән күкәй урлап, запас җыя башлаган. Бу хәлне дусларга сөйләгәч, кайберәүләр шаркылдап көлде, кайберләре сагаеп калды. Башында тавык мие булмаса, бу хәлләрдән тавык үзе дә көләр иде,  бәлки, күкәе өстенә утырып елар иде. Әле үз продукциясенә көндәшлек артуын белми тавык. Әнә беркөнне телевизордан кытайларның ничек күкәй ясавын күрсәткәннәр. Моны сеңлем Роза караган. «Ясалма күкәйләргә күчәргә туры килер микәнни, абый?» – ди. Аны тынычландырдым инде. «Әнә Азәрбайҗаннан күкәй кайтардылар бит, хәзер Төркиядән көтәбез. Дошман илләр безгә карата күпме генә этлек эшләргә тырышса да, дус илләр безне күкәйсез калдырмас», – дидем.

Яңа ел алдыннан кем генә хыялланырга яратмый инде! Мин әле киләчәктә йә Кытайда, йә башка илдә, ә бәлки үзебездә робот тавыклар уйлап чыгармаслармы дип тә шикләнәм. Тавык сыртындагы төймәгә басасың да җып-җылы бер күкәй тәгәри дә төшә. Әле тавыш белән идарә ителә торган робот-тавыклар да эшли башламагайлары. «Әй, курица, давай десять штук!» – дип кычкырасың да берсеннән-берсе матур ун күкәй тәгәрәп килә дә төшә. Без ясалмалык заманына килеп кердек кебек, ясалма интеллект булдыру, яшәешебезнең төрле өлкәләренә роботлар кертү турында сүзләр куерганнан-куера. Кайбер илләрдә хәтта ясалма ит җитештерүләре турында да ишеткән бар. Шуларны уйлыйм да: «Яшәсен тавык, яшәсен чын күкәй!» – дип кычкырып куясы килә. Шул ук вакытта безне яңа елда нинди яңа ыгы-зыгылар көтә икән, дигән уй да күңелне кымтырыклап куя. Үзең булып, ихлас булып яшәүгә, үзең җитештергәнне ашауга, куллануга ни җитә инде ул!

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү