Хәйрияче Альбина Исмаева: «Яхшылык каңга сеңгән»

Кешеләрне сөендереп яши белү һәркемгә бирелмәгән. Кемдер күрсен, мактасыннар өчен башкарыла торган эш түгел бу. Йөрәк кушып, күңел теләп кенә яхшы гамәлләр кылып була. Түбән Камада яшәүче күп кенә изге эшләре белән башкаларга үрнәк булган Альбина Исмаева кешеләрне сөендереп яши. Әле күптән түгел генә мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне эстрада җырчылары белән бер сәхнәгә җыеп, зур чара уздырды.

– Башкаларны шатландыру, аларга яхшылык эшләү безнең гаиләдә һәркемнең канына сеңгән ул. Әбием белән бабам да, әтием белән әнием дә, ирем, аның әти-әнисе дә гел кешеләрне ничек тә шатландырырга тырыша. Без шуны күреп үстек. Сау-сәламәт булып яшәп торганда, ничек инде мохтаҗларга булышмыйсың ди! Күңелем белән бар дөньяны акка күмер идем мин. Авыруларны да сөендерәсем килә, өлкәннәргә дә күңел җылысыннан өлеш чыгарырга тырышам, – ди Альбина Исмаева.

Альбинаның әти-әнисе дә яхшылык эшләргә атлыгып тора. Алар, Тобольскида гомер итүче туганнарын эзләп, үзләренә алып кайткан. Өлфәт абый үзе генә гомер кичергән. Туганнар белән аралашып торсалар да, берара элемтә өзелеп киткән. Өлфәт абый шалтыратуга җавап бирми башлаган.

– Башта полициягә хәбәр иттек. Алар аның бик авыр хәлдә яшәвен әйткәч, бөтенебез юлга кузгалдык. Башта аны танымадык та. Чәчләре, сакаллары үскән. Аяклары бик начар йөри. Безне көчкә таныды. Өлфәт абыйны үзебезгә алып кайттык. Аны ялгызын гына калдыру куркыныч иде, – ди Альбина.

Альбинаның тормышында тагын бер бабай бар бит әле. Түбән Камада яшәүче Фаяз абый ул. Аны шәһәрдә бик күпләр белә.

– Балаларым белән урамга чыккан идем. Шунда инвалид коляскасына утырган бер бабайны күреп алдым. Аның яныннан тыныч кына үтеп китә алмадым. Шундый сөйкемле иде ул, – дип искә ала Альбина. – Бабайның аягын 1 ел элек кискәннәр икән. Урамга чыгу бик авыр була аңа. Өченче каттан үзе үрмәләп төшә. Ә коляскасын алып төшәр өчен берәр кешене көтәргә туры килә.

Бабайны видеога төшереп, социаль челтәрләргә куйгач, аңа яңа коляска алырга, акча җыешырга тәкъдим итә башлыйлар. Альбинага  Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиевтән хәбәр килә: «Фаяз бабайга яхшы колясканы үзем алып бирәм». Озак көттерми, вәгъдәсен дә үти. Түбән Камага килеп, колясканы үзе тапшыра.

– Фаяз бабай бүләгемә бик сөенде. Мин сөендерәсе кешеләрне күңел кушуы буенча сайлап алам. Үземә дә рәхәт булып кала. Булдыра алганда ярдәм итәсе килә, – ди Рөстәм.

Күптән түгел Фаяз бабай сәхнәгә чыкты. Инвалидлар көненә атап үткәрелгән чарада ул коляскага утырган килеш биеп шаккатырды.

– Җырчылар белән физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне бер сәхнәгә җыясым килгән иде. Уйладым да Түбән Камада зур концерт оештырырга булдым. Казаннан да җырчылар килде. Зал тулып торды. Тамашачының аягүрә басып алкышлавын күреп еладым хәтта. Менә бу зур бәхет иде, – ди Альбина. – Бөтен гаиләбез белән бер уйда, бер теләктә булгач, бик рәхәт. Иремнең әти-әнисенең бакча күршеләрендә янгын чыккач, аларга да кулдан килгәнчә ярдәм оештырган идек. Кемгә генә булышсак та, рәхмәтле кешеләр очрый. Безне онытмыйлар, якын итәләр. Туганлашып беттек инде. Шул кеше рәхмәтләре безне саклап йөртәдер, дим. Башкача мөмкин дә түгел. Шуңа күрә яхшылык эшләргә курыкмагыз!


Фикер өстәү