Риман Гыйлемханов: Әкият, тылсым дөньясында да яшисе килә

Беркөнне оныгым Кәрим: «Дәү әти, син Кыш бабайның барлыгына ышанасыңмы?» – ди.

– Ышанам, улым.

– Ә мин юк. Хәтерлисеңме, кечкенә чакта мине Яңа ел белән котларга Кыш бабай чакырган идегез. Ә ул чын Кыш бабай түгел, әтинең дусты булып чыкты.

Кара әле моны, «мин кечкенә чакта…» дип сөйләнеп утырган була, үзенә ун яшь тә юк бит әле.

– Улым, Кыш бабай чакырган елны сиңа ничә яшь иде соң?

– Дүрт. Мин бөтенесен дә хәтерлим. Дәү әти, өлкәннәр ни өчен гел алдый икән ул? Менә син дә: «Балаларны кәбестә арасыннан табып алалар», – дип сөйли идең. Балаларның каян килүен беләм бит мин. Мин генә түгел, класстагы һәр малай белә.

Үзе сөйләнә, үзе, миңа карап, хәйләкәр генә елмая Кәрим. Бер уйлаганда, балаларның кәбестә арасында табылуына кечкенә чакта без дә ышанмый идек, тик сөйләп кенә йөрмәдек.

Кыш бабайга да бик ышанмадык, чөнки Кыш бабай булып, ел саен бер үк укытучы киенә иде. Аның безгә – чыршы тирәсендә җыелган балаларга нәрсәләр әйтәсен дә ятлап бетергән идек. Тик күңел могҗиза сорады. Шуңа күрә: «Кыш бабай, Кыш бабай!» – дип кычкыра-кычкыра, үзебезнең бәйрәмгә чакыра идек. Инде Яңа ел күчтәнәчләре тутырган капчыгын асып, безнең янга килеп керсә, дөньябызны онытып кул чабу, аңа багышлап җыр башкару бәйрәмнең иң югары ноктасы саналды.

Кыш бабай да үз җырын башкарды. «Мин – Кыш бабай, Кар бабай, бик ераклардан килдем…» Кайвакыт җырының сүзләрен оныта иде ул. Кыш бабайны күңелсез хәлдә калдырасы килми бит инде. Шуңа күрә беребездән-беребез уздырып, җырга кушыла идек: «Ракетага утырып, Ай тирәсендә йөрдем».

Без Кыш бабайның айга менүенә дә ышанырга теләдек һәм бу ышану хисе күңелгә әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек бирә иде, без үзебезне могҗизалар дөньясында кебек хис иттек.

Әле бүген дә Кыш бабайның – 1699 елда Петр патша, ә Кар кызының 1937 елда Сталин фәрманы белән дөньяга килүләре һәм Яңа ел бәйрәмендә катнаша башлаулары турында уйлап та карамыйбыз. Әйтерсең лә алар гомер буе булган. Бу ике персонажсыз яңа ел бәйрәмен күз алдына китерү дә кыен. Кыен гына түгел, булмастай нәрсә.

Без Яңа ел күчтәнәчләрен нәкъ Кыш бабай алып килүенә дә ышандык. Тик менә бу хәтле балага өләшерлек күчтәнәч Кыш бабайның кеп-кечкенә капчыгына ничек сыеп бетә икән дип тә шикләнә идек. Кыш бабай моны үзе дә сизде кебек. Сизмәсә, бергә уйнап-җырлап чыршы тирәли әйләнеп йөреп арыгач: «Балалар, хәзергә сезнең белән саубуллашам, минем әле тагы берничә бәйрәмгә барасым бар. Ә күчтәнәчләрне сезгә класс җитәкчеләрегез тапшырыр, яме», – димәс иде. Һәм без нишлибез? Әлбәттә инде, күчтәнәч алу өчен бәйрәмнең тәмамлануын көтәбез. И-и, гөнаһсыз балачак диген! Безнең буын һәр яңа елны могҗиза дип кабул итте. Еллар алышынганда, могҗизаларга ышанып, өметләнеп, теләкләр теләү кеше күңелендә бүген дә яши. Галимнәр әйтүенчә, моның ике сәбәбе бар. Берсе – Аллага, ниндидер илаһи көчкә ышану. Андыйлар Җир шарындагы халыкның 85 процентын тәшкил итә икән. Икенче сәбәп – кешенең үз көченә ышанып бетмәве. Мондый халәттә адәм баласы, әлбәттә инде, могҗиза көтә. Бер уйлаганда, еллар алышуы – үзе үк зур могҗиза. Кешеләр үз гомеренең яңа исәбен ачалар. Ике исәп арасы – яшәешебезнең инде үтелгән кадерле мизгелләре. Елларны санап бару – үзе бер бәхет, димәк, тормыш дәвам итә, дигән үзе. Вакыт галиҗанәпләре туктап калса нишләрсең, Алла сакласын! Ә Яңа елда үзебезгә, якыннарыбызга, дус-ишләргә матур теләкләр тели-тели, без яңа шатлыкларга омтылабыз, бәхетле мизгелләрне якынайбыз кебек. Шулай булсын иде!

Мондый уйлар оныгым Кәримнең дә башына киләчәк. Хәзергә ул минем алда үзенең акыллы икәнен, инде һәрнәрәсәгә үз фикере барлыгын күрсәтергә генә тели бугай. Әнә, «Дәү әти, быел Кыш бабай миңа нәрсә бүләк итәр икән?» – дип авыз ерып тора бит. Кыш бабай бүләген без аласын да белә, әмма әкият, тылсым дөньясында да яшисе килә аның. Җир шарындагы халыкның 85 процентына оныгым да керүенә шатланам. Гаҗәпләнеп, хыялланып, өметләнеп яшик! Яңа ел белән!


Фикер өстәү