Аждаһа елында туганнар 2024 елдан нәрсә көтә?

Киләсе елның хуҗасы – яшел агач Аждаһа. Ут чәчеп торучан булуы белән куркытса да, аның кешеләргә карата хәерхаһлы булуына да өметне өзмибез әле. Аждаһа елында дөньяга килүчеләргә дә бик әйбәт сыйфатлар өеп бирелә, ди. Әйтик, алар туры сүзле, сәләтле, акыллы, амбицияле, гадел була икән. «ВТ» хәбәрчесе Аждаһа елында туганнар белән аралашты, ел хуҗасыннан ни өмет итүләрен белеште.

 

Илсур ҺАДИУЛЛИН, Татарстан мәгариф һәм фән министры (1964 елгы):

– Аждаһаның явыз булмаганы миндер ул. Шул явыз булмаганга күрә интегәм дә (көлә). Әмма минем Аждаһа буласым килми дә. Гаделлекне яратам. Амбиция дигәннән, максатларга ирешергә яратучы кеше мин. Мөстәкыйльлекне дә яратам. Әгәр дә кешене читлеккә тыгып яисә төрле яклап богаулап куялар икән, аның булган сәләтләре дә ачылмаска мөмкин. Максатларны тормышка ашыру өчен ирек һәм мөстәкыйльлек кирәк бит. Мөстәкыйль булу ул әле теләсә нәрсә уйлап, эшләп йөрү түгел. Принципларым бар. Читтән яхшырак күренәдер инде.

Безнең чорда Яңа ел бүләкләрен теккән капчыкларда бирәләр иде. Без инде мандарин, банан, әфлисун ашап үскән буын түгел. Минем яшьлек – сызык белән бәрәңге, коймак (көлә). Истә калган тагын бер тәм-том бар икән әле, ул – билле прәннек.

Форсаттан файдаланып, Яңа ел белән барыгызны да котлыйм! 2024 елга теләгем шул: барыбыз да күбрәк газета-журналлар укыйк, саф һавада йөрик, туганнар белән аралашыйк! Аждаһа елын каршы алам дип, кешеләр аждаһага әйләнмәсен иде.

 

Альберт РӘХМӘТУЛЛИН, Кайбыч районы башлыгы (1976 елгы):

  Җитәкче кеше усал була, дип сөйлиләр. Халык белән эшләгәч, түрә булгач, янәсе. Мин андый кеше түгел. Табигатем белән бик йомшак мин. Кирәк чакта катылык күрсәтә алам, мондый сыйфат та юк түгел.

Аждаһа елы – безнең ел килә. Хәер, 2023 ел район тормышы өчен дә, шәхсән үзем өчен дә бик уңышлы булды. М12 трассасы ачылды. Киләсе елда тагын бер зур объектны – мегаферманы ачарга җыенабыз.

Балачакта Яңа ел иң көтеп алынган бәйрәм иде. Хәер, хәзер дә шулай бит ул. Әле районда узган Чыршы бәйрәмендә дә: «50 яшькә таба атласак та, Кыш бабайны, Кар кызын көтәбез. Ул да безгә берәр бүләк бирмәсме икән дип өметләнәбез», – дигән идем. Күңел могҗиза көтә инде ул. Балачакта безнең өчен барысы да бүләк иде инде. Купшы заманнар түгел бит. Нәрсәгә дә шат була белдек.

Яңа елга иң зур теләк шул: махсус хәрби операциядәге егетләребез исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсын иде. Моны һәркайсыбыз тели.

 

Данис ШАКИРОВ, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе (1988 елгы):

– Аллаһы Тәгалә киләчәк елыбызны хәрәкәттә, сау-сәламәт булып уздырырга насыйп итсен! Ил-җирләребезгә тынычлык килсен. Шулай ук күңел тынычлыгы булсын дип тә телим.

Уңай сыйфатларны һәркайсыбыз үзендә күрергә тели инде ул. Аждаһа елында туганнар мөстәкыйль, гадел, амбицияле, романтик була, диләр. Ихластан әйтәм: бу сыйфатлар миңа да хас. Мөстәкыйль булырга да тырышабыз, гаделлек тә сөябез, романтик рух та бар. Болар – көнкүрештә, тормыш иткәндә калкып чыга торган сыйфатлар. Татар җәмәгатьчелеге, гомумән, бөтен татар дөньясы белән төрле юнәлештә эш башкарганда да бу сыйфатлар бик кирәк. Алар миңа тәрбиядән сеңгән.

Һәр кешегә җылы мөнәсәбәт хөкем сөргән гаиләдә үскән кеше мин. Һәр Яңа елны бик көтеп ала идек. Әтием озак еллар дәвамында «АвтоВАЗ» йөртте. Эш сәфәрләре күп булды, өйгә сирәк кайтып керде. Яңа елда гаиләбез тулысы белән җыела иде! Әтием күпләп бүләкләр алып кайта.

Яңа ел күңелгә шул бүләкләр белән кереп калган. Без бит аны ел буе көтеп ала идек. Туганнар белән очрашу, авылга кайту матур хатирәләр булып күңел түрендә саклана.

Адәм баласының психологиясе шулай корылган: нәрсә күрергә телисең, шуны күрәсең. Һәр күренештән матурлык, ихласлык күрәсең икән, ул шулай була да. Негатив эзләсәң, теге яисә бу күренештән начарлык табасың. Аждаһа белән дә шулай. Аннан усал образ ясамыйк. Мин аны могҗизага бәйләр идем. Киләчәк Аждаһа елы могҗизаларга бай булсын! Адәм баласы хыяллар белән яшәргә тиеш.

 

Ирек ХАФИЗОВ, Татарстанның атказанган артисты (1976 елгы):

– Гаделлек тә, романтик рух та, мөстәкыйльлек тә – барысы да хас миңа. Бер карасаң, бу дөньяда гадел булмыйча яшәү җиңелрәктер дә әле. Аждаһа энергиясен сизәм. Үз елың килгәндә, сөенәсең инде. Хәзер инде без, нинди ел килсә дә, ил-көн тыныч булсын, дип телибез.

Без үскәндә Яңа елны көтеп ала идек. Чөнки әти-әниләр колхоздан бүләк алып кайта. Мандариннарны да шунда гына күрдек. Хәзер генә ул ел әйләнәсе төрле җиләк-җимеш сатып алырга мөмкин. Яңа ел күчтәнәчләрен матур итеп бизәлгән атлар җигеп, өйдән-өйгә таратып йөриләр иде. Бүләге, чынлап та, бик саллы була иде аның.

Кич исә авыл клубында бал-маскарад! Андагы ихласлыкны, күңеллелекне сез күз алдыгызга да китерә алмыйсыз! Анда бөтен авыл бии, җырлый, күңел ача, клуб халык белән шыгрым тулы. Артист булам дип хыялланмаган булсам да, клоун булып уйнап йөргәнем истә. Бик рәхәт вакытлар бу. Соңыннан лотерея уйнаталар. Иң зур бүләк – шампан шәрабе.

 

Илүзә КАСЫЙМОВА, «Татар радиосы» ди-джее (2000 елгы):

2024 елдан тынычлык өмет итәм. Дөньяда да, күңелдә дә. Төрле өлкәләрдә дә зур җиңүләр, ачышлар көтсен. Аждаһага хас барлык сыйфатлар да туры килә безгә. Кәҗәмөгез буларак та әле! Без мөстәкыйль, барлык эшне үзебез башкарабыз, кемгәдер кушмыйбыз. Гаделлек яратам. Кыек эшләр күрәм икән, бу минем ачуымны чыгара.

Күпләр Кәҗәмөгезләрне коры, салкын дип саный. Әмма бу алай түгел! Без үз кешеләребез янында бөтенләй башка. Ачык күңелле, мәхәббәтле без. Мәсәлән, мин кочаклашырга яратам. Аждаһа ут чәчкән кебек, мин дә яндырып алырга оста. Гадәттә, сүз белән. Аждаһа сыман очарга яратам. Әмма – хыял дөньясында.

 

Энҗе ГАБДУЛЛИНА, «Татар кызы-2022» бәйгесе җиңүчесе, журналист (2000 елгы):

2024 елдан, гадәттәгечә, матур, тыныч, рәхәт, имин тормыш көтәм. Мөстәкыйльлек, эш, шәхси тормыш ягыннан да үсешкә өметләнәм. 24 яшь минем өчен зураю, үсү, яңа баскычка күтәрелү кебек.

Аждаһага хас сыйфатлар миңа да туры килә, дип саныйм. Кайвакыт үзсүзлелек бәреп чыга. Аждаһадай ут чәчеп йөргән чакларым еш булмый, мин, бәлки, аждаһаның күбрәк тынычрак ягына тартым. Шулай да аның энергиясен үземдә сизәм.

 

 


Фикер өстәү