«Әнигә икенче елга 80 яшь тула. Аны карарлык кеше юк…»

Әнигә икенче елга 80 яшь тула. Караучы булса, 1200 сум акча түләнә, диделәр. Авылда аны карарлык кеше юк. Ул акчаны алырга теләгән кешенең беркайда эшләмәве кирәк.  Мин әлегә эшлим. Әнинең дәүләт биргән акчаны аласы да килә бит. Безгә нишләргә соң?

Венера Нурмөхәммәтова. Яңа Чишмә районы


Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге матбугат үзәге җитәкчесе Альбина Никандрова:

–  80 яшьтән узган кешеләргә, аларны тәрбияләүче кеше булган очракта, пенсияләренә өстәп, 1200 сум акча түләнә. Шуны да искә төшерәбез: караучы кешегә бу эше өчен пенсиясенең иминият өлешенә һәр ел өчен 1,8 коэффициент өстәлә. Күрше авылларда әби-бабайлар караучы кешеләр юкмы? Ул кешегә берничә кешене карарга да ярый бит. Сезгә бу хакта район социаль яклау бүлеге аша белешергә кирәк.


Фикер өстәү