Камал театрының яңа бинасы нинди булачак?

Камал театрының яңа бинасы мәйданы (Һади Такташ һәм Назарбаев урамнары чатында төзеләчәк) 48,8 мең кв.м. тәшкил итәчәк Ул 1370 урынга исәпләнелә. Театр территориясе 3,15 гектар мәйданны алып торачак. Казан башкарма комитетының документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыккан театр проектына үзгәрешләрдән шуны күрергә мөмкин.
5-8 катлы бинада барлыгы 4 зал булдырылачак. Зур зал – 788 урынга, көнчыгыш зал (түгәрәк) – 242, универсаль (урыннар саны – 300 гә кадәр: сценографиягә карап үзгәрергә мөмкин) һәм кечкенә зал – 40 урынга исәпләнелә. Театрда барлыгы 544 хезмәткәр эшләяәчәк
Театр бинасы бер үк вакытта 788 тамашачыны һәм 210 хезмәткәрне сыйдырачак.


Фикер өстәү