Банктан 25 миллион сум урлаган Луиза Хәйруллина иреккә чыккан

Кайбер чыганаклар хәбәр иткәнчә, ул инде эшкә дә урнашкан.

Башкортстанда банктан 25 миллион сум урлаган кассир Луиза Хәйруллина иреккә чыккан. Бу хакта “UFA1.RU” Луизаның туганнары сүзләренә таянып яза.


Мәгълүм булганча, ул инде эшкә дә урнашкан. Балалары әниләренең кайтуына бик нык сөенгән. Ә ире белән аралашмый.
Исегезгә төшерәбез: 2019 елда Луизаның үзе эшләгән банк кассасыннан акча урлавы, ә ире Марат Хәйруллинның аны оттыруы мәгълүм булган. Гаилә берничә ай буе яшеренеп яткан. Аларны Казанда тоткарлаганнар. Ирен – 6 елга, Луизаны – 5 елга төрмә срогына хөкем иткәннәр. Миллионнар урлаган хатын-кызның СИЗОда үткәргән вакытын төрмә срогының бер өлеше буларак исәпкә алганнар.


Фикер өстәү