Татарстан Рәисе Дәүләт Думасының Физкультура һәм спорт комитеты рәисе Дмитрий Свищев белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм МиңнехановТатарстан Республикасы Дәүләт Думасының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Дмитрий Свищев белән  очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Казанга визиты кысаларында Дмитрий Свищев Федераль казначылыкның контроль комиссиясе утырышында катнашты. Катнашучылар «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыруга федераль бюджет чыгымнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Свищев республикада спорт тармагын үстерү, шул исәптән спорт корылмалары төзү, «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында чараларны гамәлгә ашыру һәм халык арасында массакүләм спортны популярлаштыру турында фикер алыштылар.


Фикер өстәү