Бүген төнлә Татарстанда -35 градуска кадәр суыта

Бүген төнлә һәм җомга – 8 декабрь иртәсендә Татарстанда урыны белән -35 градуска кадәр суык булачак. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, тулаем алганда температураның -25…-30 градуска кадәр төшүе көтелә.
8 декабрьдә иртән һәм төнлә Казанда -25…-27 градус булыр дип фаразлана. Уйсу урыннарда температураның терекөмеш баганасы -31 градуска кадәр төшәргә мөмкин.


Көндез республикада урыны белән -25…-26 градус булачак. Казанда -22..-24 градус.
Исегезгә төшерәбез: 4 декабрьдә Татарстанга аномаль суык һаваның якынлашуы турында игълан ителде. Бу атнада республикада -35 градуска кадәр суык булачак. Тәүлеклек уртача температура – нормадан 10-20 градуска түбәнрәк.


Фикер өстәү