“Бу гадәти генә йога булмаган. Йога белән шөгыльләнүчеләр, аякларын өскә күтәргән хәлдә, кулларына таянып, башларын аяклары арасында калдырган һәм артка караган. Мондый күнегүдән соң муен бүлегендәге умырткалык сөякләре арасыннан уза торган кан тамырлары тышчасы шартларга мөмкин”, – дип сөйләп үтте Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш ангионеврологы Марат Сәйхунов “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә.
Бәхеткә, хатын-кыз исән калган. Аның баш миенә бик нык зыян килергә өлгермәгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез