Республика клиник хастаханәсенең баш миендә кан әйләнеше бозылуга бәйле сырхаулар өчен неврология бүлеге мөдире Артур Корбанов “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләп үтте.
“Инсультка килгәндә, иң элек елмаю “кыйшая” һәм ярты гәүдә ойый, бер якта кул-аяклар хәлсезләнеп кала. Шуннан соң сөйләмгә зыян килә, кешенең әйткән сүзен аңлап булмый башлый”, – дип билгеләп үтте табиб. Ул мондый билгеләр пәйда булганда кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә чакырды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез