Данил Сәфәров кризис вакытындагы иң кулай шөгыльләрне атады

«Кризис» сүзе кытай телендә ике иероглиф белән языла ди. Шуның берсе «төшенкелек», икенчесе «мөмкинлек» дигәнне аңлата. Димәк, кризис ул нәрсәнеңдер түбәнгә төшүе һәм шул ук вакытта нәрсәнеңдер үсүе. Физика фәне дә безне «кайдадыр нәрсәдер югалса, димәк, кайдадыр нәрсәдер барлыкка килә» дигәнрәк законнары белән өметләндерә. Әгәр боларны эшмәкәрлеккә күчерсәк, шуны аңлыйбыз: кризиста бизнеснең кайбер төрләре сүрелә, ә кайберләре үсә. Менә кризис заманына кулай шөгыльләрнең кайберләре.

ПРОКАТ
Кризис вакытында кеше зур әйбер алмаска тырыша, акчасын экономияли, шуңа күрә прокат, арендага бәйле эшләр уңышка ирешергә мөмкин. Бу төрле өлкәләргә карый. Әйтик, туйга күлмәк биреп тору, эш коралын арендалау, велосипед, спорт җиһазларын прокатка бирү. Хәтта фатирны да арендага бирү очраклары арта, ди риелторлар, чөнки кризиста фатир сатып алулар кими.

РЕМОНТ
Әйткәнебезчә, кеше яңа әйбер алмаска тырыша, шуңа күрә искесен ремонтлый. Сәгать, телефон, суыткыч, кер юу машинасы дисеңме… Яңаны алыр идең дә, ә ник әле искесен генә ремонтламаска? Диван, карават, кәнәфи тышлауларны да шушында кертә алабыз. Бу да үзенә күрә ремонт бит.

ЧИСТАРТУ
Ремонт белән янәшә тагын бер өлкә бар: чистарту. Химчистка хезмәте, мәсәлән. Кризиста кәчтүм-чалбар, пәлтә, яраткан кроссовканы химчисткага бирүләр арта. Идәндәге палас, ковролиннарны да бик шәп юалар хәзер. Үзләре алып китә, үзләре китереп бирә. Яңа паласны кризис беткәч алырсыз.

ЭЧКЕ ТУРИЗМ
Төркиягә бару хәзер ничә сум? Караганыгыз бармы? Карамагыз да, егылып китәрсез! Мондый шартларда эчке туризм киң җәелә. Монда экскурсовод хезмәте дә, хостеллар да, сувенир сатулар, күңел ачу, аш-су – барысы да керә. Соңгы елларда глэмпинг дигән формат популярлашты. Табигать кочагында затлы кунакханәләр төзеп, ял итүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыралар.

УКЫТУ
Һәр төрле бизнес-укулар, тренинглар, мастер-класслар көндәлек тормышта да бик күп, кризиста алар аеруча актуальләшә. Ник дигәндә, «төшенкелек һәм мөмкинлек» чорында адәм баласы тормыш алып барыр өчен яңа юллар эзли, яңа һөнәрләр үзләштерә, кайвакыт эшләгән җиреннән китә (яки җибәрәләр). Мондый шартларда яңа һөнәр, яңа компетенцияләр бирүче остазларның тәҗрибәсе аеруча кыйммәт.

Кыскасы, як-ягыгызга карап яшәгез, төшенкелеккә бирелмәгез, мөмкинлекләр эзләгез. «Кризис» кытай телендә нинди иероглифлар белән языла, хәтерлисезме? Шуның икенчесе – сезнеке!

Данил Сәфәров


Фикер өстәү