Татарстан программистлары ил буенча уртача хезмәт хакыннан 2,5 тапкыр артыграк күләмдә акча алып эшли

Быел Татарстанда программистларга зур ихтыяҗ сакланып калса да, аларның хезмәт хакы кими башлаган. Бу хакта HeadHunter сервисының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Гыйнвар аеннан сентябрьгә кадәрге чорда илдә программистлар вакансияләре саны узган елның шушы ук чорындагыга караганда 9 процентка арткан. Ни гаҗәп: бу үсеш 2021 елдагыга караганда түбәнрәк”, – диелгән хәбәрдә.

Татарстанда шушы чор эчендә программистлар өчен вакансияләр саны узган елдагы белән чагыштырганда 1,8 процентка арткан. Шул ук вакытта республика Россиядә IT-белгечләргә ихтыяҗ буенча, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калышып, өченче урында тора икән. Программистлар вакансияләренә тәкъдим ителә торган хезмәт хакы ил буенча уртача күрсәткечтән (53,9 мең сум) 2,5 тапкыр артыграк – 123 мең сум.
Мондый белгечләргә иң зур хезмәт хакы Мәскәүдә (161 мең сум) һәм Санкт-Петербургта (137 мең сум) тәкъдим ителә. Шулай да быел программистларның хезмәт хаклары күләме берникадәр кимегән (Россия буенча – 5 процентка, Татарстан буенча – 22 процентка).


Фикер өстәү