Татарстанның танылган журналисты вафат булган

Танылган Казан журналисты Анна Тарлецкая вафат булган. Аңа 47 яшь иде. Журналистның үлеме турындагы хәбәрне «Татар-информ»га бертуганы раслаган.

Анна Тарлецкая бик күп республика басмаларында, шулай ук озак еллар «Татар-информ»да корреспондент булып эшләгән. Соңгы эш урыны «Идел» журналында булган.
Журналист белән саубуллашу урыны хакында соңрак хәбәр ителәчәк.


Фикер өстәү