Татарстанда барлык боз кичүләре ябылган

Татарстанда соңгы боз кичүе дә ябылган. Бу хакта “Татар-информ” Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Бүген иртәнге 8дә Алабуга районында Кама елгасы аша “Покровское – Красный ключ” боз кичүе эштән туктаган.

Моңа кадәр – 24 мартта, көннәрнең җылытуы сәбәпле, Яшел Үзән – Карамалы Тау боз кичүе ябылган иде.


Фикер өстәү