«160тан артык хуҗалыклы авылыбызда 4–5 көтү чыга. Казанга 4–5 машина белән сөт ризыклары сатарга йөрибез»

«160тан артык хуҗалыклы авылыбызда 4–5 көтү чыга. Казанга 4–5 машина белән сөт ризыклары сатарга йөрибез». Биектау районының Сая авылына килү өчен безгә шул сүз дә җитте. Район буенча иң күп терлек асраучылар да монда икән. Көтүчеләре арасында Алтайдан кайтучылар да бар. Авылның мал-туардан бизмәвенең хикмәте нидә?

Мал яраталар

Әлдермеш авыл җирлеге башлыгы Нияз Усманов әйтүенчә, җирлектә 457 баш терлек асрала. 236сы – сыерлар. Саяда сөтлебикәләр саны – 125. Уртача алганда, 3–4 сыер тоталар. 15не, 10арны асраучылар да бар. Ә менә Әлдермеш авылы ике тапкыр зуррак булса да, анда терлек асраучылар бик аз. Авылда сөтнең литрын 29 сумнан җыялар.

– Халык телендәге «Биш өйле» урамына барсагыз, теләсә кайсы йортта күпләп терлек асраучыларны табарсыз. Сыерларның баш саны кимеми, киресенчә, арта бара. Сая халкының хайван яратуына бәйле бу. Казан да якын бит. Үз продукцияләрен шәһәргә илтеп сатучылар да бар. Менә шулай акча эшләп көн күрәләр. Хөкүмәт биргән субсидиянең дә файдасы тия. Әйтик, хуҗалыкта сыерың өчтән артса, баш санына карап, 4 мең 300 сум акча бирелә. Ике сыеры булып, аны биш итәргә теләүчеләргә, абзар төзер өчен, 200 мең сум күчерәләр, – ди Нияз Усманов.

Шәһәр кызы Лилия

Авыл башлыгының сүзен истә тотып, «Биш өйле» урамына юл алдык. Чынбарлыкта 13 йортлы Дан урамы икән бу. Үзе бер утрау кебек. Анда яшәүчеләр: «Бездә балалар да, сыерлар да күп», – дип шаярышты. Үрдәге, казы, сарыгы, кәҗәсе дә бар монда. Хәйруллиннар гаиләсе 15 сыер, 340 баш сарык асрый дигәч, иң беренче булып аларга кердек. Өстәвенә хуҗабикә Лилия шәһәр кызы икән. Эшкә батыр булып чыкты ул. 23 ел элек Казаннан кайткан килен авыл тормышына күптән ияләшкән. Без килгәндә, сөт бидоннарын юып бетергән иде инде. Аннан тиз генә чебешләр йолкып алды.

– Минем әти-әни – бу авылыныкы. Казанда туып-үссәм дә, каникулларым әби янында узды. 18 яшьтә кияүгә чыктым, хәзер миңа – 41. Өч бала үстердек. Бүген инде бер оныгыбыз бар, – дип башлады Лилия сүзен. – Авылга кайтканга бер дә үкенмим. Беренче көнне үк сыер сава башладым. Берне түгел, өчне! Каенанам кушмады, абзарга үзем чыктым. Хәзер бар да автоматлаштырган. Шулай да кайвакыт кул белән саугалыйм әле.

Хәйрулиннар беркайчан да сыерсыз тормаган. Тик баш саны бергә калган чаклары булган. Лилия берара Биектауга барып, пешекче булып эшләп алган. Шуңа күрә терлек санын киметергә туры килгән. Читкә йөреп эшләү туйдыргач, 2012 елдан малларын арттырып, шәхси хуҗалык булдырганнар. Мәшәкате күп булса да, Лилия зарланмый.

– Иртәнге сәгать дүртенче яртыда торам. Кичке 11гә кадәр эш бетми. Йокының беркайчан да туясы юк. Йокласаң, эш бармый. Бу яшьтә хәзер каядыр чыгып китеп эшлисе килми. Шуның өчен иртүк торып, 15 сыер савудан курыкмыйм. Кайбер көнне артыграк арып киткәч, ачу да чыгып куя. Икәү бергә каядыр барып эшләсәк, бу акчаны гына эшләр идек, дим иремә. Тик икенче көнгә барысы да онытыла, – ди хуҗабикә.

Сыер сөтеннән каймак аертып, катык, эремчек, корт ясап саталар. Казанга атнага биш көн йөриләр. Бигрәк тә декрет ялындагы әниләр, әбиләр ишегалдында көтеп тора икән. Сөтнең литрын 50 сумнан саталар. Лилия әйтүенчә, авыл ризыгын талымлап тормыйлар, кайсын да яраталар. Кышын сату буенча проблема юк. Әмма җәен халыкның күбесе – дачада. Кыш көне ит продукциясен тәкъдим итәләр.

Азыгы да, печәне дә кирәк

Хәйруллинар сыер гына түгел, сарык та асрый. Шуңа күрә азыгын да күп итеп әзерләргә кирәк. Печәнне гадәттә үзләре әзерли. Пай җирләре бар. Тик быел печән җитмәгән. Ике ай ашатыр өчен 70 мең сумлык печән сатып алганнар. Бер рулоны – 2500 сум. Солярка да кыйммәт. Терлек асрау арзанга төшми. Дәүләткә өметләнмиләр. Шулай да лизингка трактор алганда, 300 мең сум ярдәм тигән. Монысына да рәхмәтле авыл кешесе.

– Терлек асрасаң, көтүгә чыгарырга кирәк. Әмма берәү дә көтүче булырга атлыгып тормый. Әллә оялалар шунда. Без үскәндә, 13–14 яшьлек малайлар чыга иде. Хәзер әти-әниләре дә каршы. Алар балаларын үзләре ашата-эчертә хәзер. Бер айга 30 мең сум хезмәт хакы чыкса да, көтү алырга ризалашучы юк. Аптырагач, ерактан эзләп кайтырга туры килде. Викторга үз йортыбыздан аерым бүлмә бирдек. Ашатабыз, киендерәбез, көтү көткән өчен акча бирәбез. Аңа ышанабыз, әйбәт кеше, – ди Илшат.

Алтай Саяга җитми

Хәйрулиннарда ике ел көтү көткән Виктор Олейникны да күрмичә китәсе килмәде. Аны монда нинди җилләр ташлаган? Авылдан 5–6 чакрым ераклыктагы урман буеннан эзләп таптык аны. Сарыклар тыныч кына үлән чемченә. Арада ике кәҗә дә күренә. Көтүче

абыйлары янәшәләреннән атлый. Кулында – таяк.

– Алар бит сабыйлар кебек. Синең яратуыңны тоялар. Тавышыма ияләшсеннәр дип, үз-үзем белән дә сөйләшеп йөрим. Тыңламасалар, кычкырып та алам. Шундук туктыйлар. Көтүдә һәрвакыт әйдаманнар була. Безнекендә – ике тәкә. Берсе сөзә торган. Чит кешене күрсә, еракка кадәр куып бара. Холкын белгәч, миңа тими. Ипи ашатып тәрбияләдем бит аны, – ди Виктор.

Казахстанда туып-үскән егетнең тормышы җиңел булмаган. Соңгы елларда Алтай якларында яшәгән. Әти-әниләре мәрхүм, туганнары белән дә аралары өзелгән. Быел апрель аенда туган якларына киткән булган, тик Саяга кабат әйләнеп кайткан. Викторның көтүче булып китүе очраклы килеп чыккан. Казанга эшкә дип килгән ир җиде юл чатында калган. Эшләгәненә акча түләмәгәч, танышлары аңа авылга кайтырга тәкъдим иткән. Аның бәхетенә яхшы, гадел кешеләр очраган.

– Иртәнге сәгать 7дән чыгып китеп, кичкә кадәр болында мин. Әлбәттә, җиңел түгел. Хуҗаларым төшке ашны үзләре китерә. Татарча белмим, тик кайбер сүзләрне аңлый башладым инде, – ди Виктор, елмаеп. – Көтүче булыр өчен сабырлык кирәк. Миндә бар ул. Эссегә дә, салкынга да түзәм. Кар төшкәнче сахрада йөрим. Авылның табигате матур. Саф һава. Матурлыкны күрә беләм. Көн тизрәк үтсен дип, җәен җиләк җыям. Эштән кайткач, балыкка да баргалыйбыз. Менә шулай гомер үтә. Кире китәргә исәбем юк. Тормышымнан канәгать.

Сарыкларның төрле токымлылары бар. Агы, карасы, йонын үзләре коя торганы. Ите тәмле дип, катнаш токымнарны үрчетәләр икән. Күбесен корбанга саталар.

Көнгә 1 мең сум түлиләр

Кайтканда юлыбызга сыер көтүчеләре очрады. Малларны туплаган вакытлары иде. Сыерлар елгадан су эчә. Көтүчеләр төшке аш ашый. Шәһәрдән кайткан 4 яшьлек Азамат та көтүгә ияреп килгән. Ул сөтнең елгадан акмаганын, аны сыерлар биргәнен аңлый. Чыбыркы шартлатып караган, тыңламаган сыерларны үзенчә ачуланган була.

– Кеше чираты өчен чыктым. Кем чакыра, шуңа барам. Көнгә 1 мең сум түлиләр. Быел гына чыккаладым әле. Моңа кадәр шабашка йөргән идем, эш юк бит, – диде Фәнис Гайнетдинов.

Ә менә аның адашы көтүне 3 нче сыйныфтан ук көтә икән. «Чакырганда, көн саен чыккалыйм. Кая барасың, киреләнеп торып булмый. Ашыйсы килә, яшәргә кирәк бит. Мең сум бирәләр, авыл җирендә ярый инде», – ди икенче Фәнис.

Сая сыерлары бәхетле. Алар киртәдә ятмый, электр чыбыгы ирекләрен чикләми. Иң мөһиме, авылда көтү чыкмый дип күңел сыкрарлык түгел. Элек урам тутырып кайткан сыерларга исебез китмәсә, хәзер китә шул. Күп җирдә тансыкка әйләнеп баралар. Сая халкы: «Сыерлар безгә кадерле, электән килгән шөгыль», – ди. Киленнәр дә озак йокларга күнекмәгән. Авылда сыерлар мөгрәве тынмауның хикмәте шунда гына.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанова

Сездә көтү чыгамы?

Рәфкать Фәттахов, Чирмешән районының Лашман авыл җирлеге башлыгы:

Безнең авылда – электр көтүче. Быел алтынчы ел шулай. Болай рәхәт бит. Көтүче табу проблемага әйләнгәч, халыктан акча җыеп, интернет аша җиһазлар кайтарттык. Башка җирдә юк иде әле ул. Бүген бер кеше шуңа күз-колак булып тора. Аңа сыер башына айга һәр хуҗалык 200 сум түли. Лашман авылында 80гә якын сыер йөри. Соңгы вакытта бу сан тотрыклы, бик азга калган чаклар да бар иде. Электр көтүче булгач, мини-ферма программасы эшләгәч, бар да үз урынына кайтты.

Нәсимә Фәйзуллина, Баулы районының Исергәп авылы хат ташучысы:

– 380нән артык йорт бардыр авылда, меңләп кеше яши дип беләм. Пенсионерлар күп. Авылда көтү чыкмый. Көтүче юк. Кешеләргә кыен инде. Шуңа күрә сыерларын бетерүчеләр дә булды. Безнең урамда берничә хуҗалык электр көтүче куйды. Тау ягы булгач, иркен. Шуннан чыкмыйлар.

Хәмит Гәрәев, Әтнә районының Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы:

– Күлле Кимедә көтүне үз авылыбыз егетләре көтә. Көтүчегә мал башына бирелгән 1800 сум акчаның 300ен колхоз түли. Бу – аларны ашату өчен. Өстәвенә, ашлык бирә. Фермер хисабына көтүгә йөрүче сыерлар арткан иде. Тик быел ул аерым көтә башлады. Авылда барлыгы 90нан артык сыер бар. Хуҗалыктагы 60 сыерның 40ы гына көтүгә чыга. Калганнарын болында арканлыйбыз, үләнне чабып ашатабыз. Ары авылында исә көтү бөтенләй чыкмый. Кигәвен күп булгач, халык малларын кызгана.


Фикер өстәү